Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышлылар айлыгын йомгаклау кичәсендә

30 сентябрь көнне Җәкәү җортында Мамадыш керәшеннәре айлыгына йомгак ясалды

Кичәдә Комазан башы авылының “Карендәшләр” һәм Албай авылыннан “Көмеш тәңкәләр” фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Мамадыш муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов билгеләп үткәнчә, сентябрь дәвамында  Җәкәү җортында сигез ансамбль чыгыш ясаган. Үз айлыклары өчен мамадышлылар элгәре халыкта киң таралган утырма формасын сайлаганнар.

Кичә аерым бер сценарий кысалары белән чикләнмәде. Аның утырма азагында булган  Рәхмәт хатлары тапшыру, бүләкләү өлеше дә тамашачы тарафыннан  үзгә бер  җылылык белән кабул ителде. Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван  Егоров һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова имзасы куелган Рәхмәт хатына муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, Степан Спиридонов, район мәдәният йорты методисты Роза Галкина, “Карендәшләр” һәм “Көмеш тәңкәләр" ансамбльләре лаек булды. Җәкәү җортындагы айлыкта катнашкан башка ансамбльләргә дә ("Урагай", "Җиңгәчәйләр", "Көмеш тәңкә", "Кәсилә", "Талир тәңкә" һәм "Покрау") шундый ук Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кичәнең үзенә килгәндә, “Карендәшләр”  һәм “Көмеш тәңкәләр” ансамбльләре, бер-бер артлы, тамашачы каршында чыгыш ясап, үз якларының  җыру һәм бию үзенчәлекләрен күрсәттеләр. “Карендәшләр” җитәкчесе Мария Андреева һәм “Көмеш тәңкәләр”не җитәкләүче Раиса Кибякова үз ансамбльләрендәге һәрбер кеше белән аерым таныштырып, һәркайсы турында сөйләп үттеләр. Чабата биюе белән дан тоткан “Карендәшләр”гә йөрүче, сиксән яшенә якынлашып килүче Лиза түти Осипова әле чыгышы белән Җөри авылыннан булган нәнәенең биюен башкарды. Ул әле, “Кичке уен”га дип, тәлгәш-тәлгәш кызыл миләш һәм алма тулы  бер олы кәрҗин күтәреп кереп, тамашаны сыйлады. Кичке уенга җыелышкан “Карендәшәр”нең җырлы-биюле уеннарын карый-карый, халык тәмләп алма ашады.

“Көмеш тәңкәләр” җегетеләре һәм кызлары “Бармак санау”да тамашачыны да уйнатты. Җәза йөзеннән, әтәч булып кычкыру, җыр әйтү – алары да кызыклы булды.

Мамадышлылар утырмасына ай буе хатыны Феодосия түти белән бергәләп йөргән Миңгол Галиевнең ансамбль кызларына кушылып җырлавы кичәне тагын да матурлады.

Фото: КЦ им.Я.Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев