Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында Олы көнгә күкәйләр буяу буенча мастер-класс узды.
Олы көн-православие динендәгеләрнең иң төп бәйрәме. Буялган күкәйләр якты бәйрәмнең билгесе булып санала.
"Күкәй-тормышның яңадан торгызылуын символлаштырган йола ризыгы. Ул бәйрәм өстәленең бизәге һәм нигезе. Башта балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдык. Олы көн турында мультфильм күрсәттек. Ә чараның иң кызыклы мизгеле - күкәйләрнең гадәти булмаган буяулары булды. Балалар бик тырыштылар, йомырка кабыгы язны, тормышны һәм шатлыкны символлаштырган якты һәм төсле бизәкләр белән буялды", - дип хәбәр иттеләр мәдәният хезмәткәрләре.
Нет комментариев