Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Ильинадан йогуртлы пирог рецепты

Чистай районының Йолдыз поселыгында яшәүче Лариса Марсовна үзе яратып пешерә торган пирог рецептын безгә дә тәкъдим итте.

Йогуртлы пирог

Берешәр стакан йогурт, шикәр комы, сыек майны алып, бергә болгатабыз, шушы массадан бер стаканын аерым алып калабыз.

Калганына тәменчә тоз, ванилин, разрыхлитель, ике стакан он салабыз һәм әкренләп болгатабыз. Дүрт күкәйне аерым туглыйбыз, шушы массага кушабыз. Табаны сыер мае белән майлап, шушы камырны салабыз. Аннан алманы чистартып телемнәргә бүләбез, камыр өстенә матур итеп тезәбез. 180 градуска куеп 40-45 минут пешереп алабыз.

Пичтән алгач, шушы пирог өстенә калган массаны салабыз. Ул сеңеп бетәргә тиеш. Бик тәмле пирог килеп чыга”. Үзегезгә сер итеп кенә әйтим әле, Ларисаның ул пирогыннан мин дә авыз иттем, бик тәмле. Вакытым булгач та, үзем дә пешереп, балаларны сыйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев