Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клавдия Максимова: «Балаларымны, туганнарымны сагынганда чигү чигәм»

Зәй районының Кабан-Бастрык авылындагы чигү остасы Клавдия Максимова тәре алъяпкычлары, бистәрләр чигә.

Кабан-Бастрык авылында яшәүче Клавдия Максимова чигү белән шогыльләнә башлаган. Туганнарны, балаларны, дусларны сагынганда буш вакытын чигү чигеп уздыра икән.

«Эш тапмагын, эш тапкан!», — дигән мәкаль бар бит. Шуның кебек мин дә, тик утырганчы дип, эш таптым әле үземә. Чигү чигә башладым. Үземнең киленнәремә, оныгыма алъяпкычлар чиктем. Хәзер менә тәре алъяпкычы да чигеп карыйм дип тотындым әле. Бездә, керәшен халкында, кунакларны ипи тоз белән каршы ала торган матур йолабыз бар бит. Туганнар, дуслар, кунаклар килгәндә каршы алырга дип язулар белән сөлге чиктем:
«Тәмле ризыклар пешердем, 
Сез килгәчтен сезне сыйларга
Матур җырларымны әзерләдем
Сезне каршылаганда җырларга»", – дип уртаклашты Клавдия Максимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев