Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кешенең үлеменә бәйләнешле халык авыз иҗаты

Һәр халыкның да гаилә йолаларында, тормыш-көнкүрешендә яшәү белән үлем, шатлык белән кайгы янәшә йөриләр.

Гаилә йолалары кешене гомер буе озатып баралар һәм этник культураның тотрыклы компонентларыннан саналалар. Гаилә йолаларында этнопедагогик һәм эстетик карашлар, дини
йолалар, борынгы ышанулар бергә үрелеп баралар. Шуның өчен аларны төрле яклап: тел, фольклор һәм этнография ягыннан өйрәнү бүгенге көннәрдә дә актуаль.
Гаилә йолалары өч зур циклдан тора: бала туу йолалары; өйләнешү, туй итү йолалары; күмү һәм искә алу йолалары.
Керәшеннәрдә мәетне саклаганда “ахирәт бәете” әйтеп утыру турында мәгълүматлар язып
алынган иде:
Ахирәт хәлен белмәдем,
Бер хәйер дә бирмәдем.
Бер хәйер дә бирмәдем,
Монда килерем димәдем (чистай керәшеннәре).
Зәй төбәге керәшеннәрендә “түшәк саклау, урын саклау җырулары”н җырлап, “изге кенәгәләр”не,
укып утыру гадәтләре сакланган. “Урын саклау җырулары”ннан мисаллар:
Кара да кара күренәдер
Кара карлыганнарның куагы.
Караңгылар диеп килми калма
Сез караңгы төннәрнең қунагы.
Урман авызлары ла тарлар авыз
Агач башы сары ла балавыз.
Сагынган ла саен ла күрешергә
Җырагырак булды ла арабыз.
Чыганак: “Халык традицияләре лексикасы”. Ф.С.Баязитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев