Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең традицион фольклорын саклаучы һәм торгызучы Ирина Яковлева

Ирина Яковлева тормышының 20 елдан артык вакытын «Бәрәнҗәр» халык фольклор ансамбле җитәкчесе булып эшләгән.

Яковлева Ирина Владимировна, 1966 елның 9 апрелендә Татарстан АССРның Алексеевск районы Кызыл Баран авылында дөньяга килә.
Мәктәпне тәмамлагач, 1981 елда 12 нче номерлы Бөгелмә урта һөнәри-техник училищесына укырга керә.

Ирина Яковлева, 2003 елдан 2023 елга кадәр, Алексеевск районы Кызыл Баран авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куя. Профессиональ эшчәнлеге вакытында үзен иҗади, эзләнүчән, чын җитәкче буларак күрсәтә, еш кына нәтиҗәле казанышларга ирешә. Ирина Владимировна Кызыл Баран авылы мәдәният йортында төрле чаралар оештыру буенча актив эш алып бара: концерт программалары, ял кичәләре, тематик кичәләр һ.б оештыру, алып баручы һәм үзешчән башкаручы буларак чыгыш ясый.

2005 елдан 2023 елның июнь аена кадәр Ирина Владимировна «Бәрәнҗәр» халык фольклор ансамбле җитәкчесе булып тора. 20 ел дәвамында Ирина Владимировна җитәкләгән коллектив, тамашачысын үзенең иҗаты белән сөендерә. Ансамбль башкаруында керәшеннәрнең борынгы халык җырулары яңгырый. Ирина Владимировна үз халкының җыр мәдәниятен саклауга зур өлеш кертә. Аларны өйрәнү өчен авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән иҗади очрашулар оештыра. «Бәрәнҗәр» халык фольклор ансамбле Ирина Владимировна оста сайлап алып төзегән репертуарны куллана.

Ирина Яковлева эшендә һәм тормышында керәшеннәрнең традицион фольклорын саклау һәм торгызу, үсеп килүче буынның югары әхлакый үсешенә ярдәм итү, халык җырына кызыксыну уяту мәсьәләләрен максат итеп куя. «Бәрәнҗәр» халык фольклор ансамбле актив концерт эшчәнлеге алып бара, төрле мәдәни-массакүләм чараларда катнаша. Ирина Владимировна җитәкчелегендә коллектив район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында һәм чараларында үзенең матур чыгышларын бүләк итә. Коллектив ел саен Май Чабу, Тройсын, Нардуган, Питрау һ. б. йола бәйрәмнәрендә чыгыш ясый.

Шулай ук, Ирина Владимировна «Айбагар» балалар фольклор коллективы җитәкчесе дә. Коллектив керәшеннәрнең халык җыруларын һәм биюләрен тирәнтен өйрәнү һәм сәхнәдә башкару белән шөгыльләнә. Балалар коллективы район һәм республика дәрәҗәсендәге концертларда һәм конкурсларда уңышлы чыгыш ясый, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

2020 елның 23 мартында Ирина Владимировна Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Ирина Владимировна лаеклы ялда. Әмма күңеле белән һаман эштә. Бүгенге көндә Ирина Владимировна «Бәрәнҗәр» халык фольклор ансамбле солисткасы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев