Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр – “Сабантуй”, “Чүк” бизәкләре

10-11 июнь көннәрендә күп кенә районнарда “Сабантуй” бәйрәмнәре гөрләде. Керәшен фольклор коллективлары да үз чыгышлары белән бизәде бәйрәмне.

Авыл халкы ел буе көтеп алган, төрле милләт вәкилләреннең дуслыгын чагылдырган бәйрәм ул — Сабантуй. Язгы чәчүләр беткәч, кыр батырларын хөрмәтләп, чәчкән орлыклар мул уңышлы бирүен теләү бәйрәме булып үтә. Быел да Сабантуй бәйрәмнәре матур гына узып бара.

Питрәч, Теләче, Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Менделеевск шәһәрләрендә булган Сабантуй бәйрәмендә керәшен фольклор коллективлар да кунак булып кайткан. Халкыбызның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар оештырып, сый-нигъмәтлләрдән тулып торган өстәлләр, җыр-биюләр белән кунакларны каршы алганнар. 


Зәй Сабантуенда Югары Баграж авыл мәдәният йорты керәшен авыллары белән берлектә керәшен ишегалды ясап, йолаларны күрсәткәннәр. 

Теләче керәшенннәре дә бәйрәм бизәге булган.



Кукмарада Село-Чура авылыннан килгән карендәшләребез керәшен өен бизәгәннәр. Мәктәп һәм балалар бакчасы бергәләп кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә ясаганнар. Чибәр керәшен кызлары белән Сабантуй кунагы Әнвәр Нургалиев та фотога төшмичә китмәгән. 


Кайбер керәшен авылларының үзләрендә дә узган Сабантуй бәйрәме. Мамадыш районының Владимир авылы Сабантуенда «Талир тәнкә» фольклор-коллективы мәйдан әйләнгән.

Сарсаз-Баграж авылында да гөрләп үткән бәйрәм. Барлык килгән кунаклар, балалар өчен кызыклы уеннар оештырганнар. Авылның үзешчән артистлары белән бергә якташлары эстрада җырчысы Ясмин(Светлана Минеева) матур җырларын буләк иткән. Бәйрәмнең иң төп уены көрәш игьтибар үзәгендә булган. Абсолют батыр —Утяганов Михаил калган.


Иванай, Казаклар-Чаллысы авыллырында Чүк бәйрәме узган. Чүк — яңгыр боткасы пешерә торган бәйрәм. Йола вакытында халык яхшы теләкләр теләгән: шифалы яңгырлар яусын, илләр тыныч булсын, игеннәр унсын, дип сораган.

Җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барган бәйрәмне елдагыча Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барган. Якташлары Татьяна Ефремова матур җырлары белән мәйданга тагын да ямь өстәгән. Инде традициягә әйләнгән Николай Храмовның бриллиантлары да үз хуҗаларын тапкан бу елны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев