Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә «Җөзек салу» узды

Милли йола-гадәттә катнашырга дип, яше дә карты да җыелды.

13 январь Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә, керәшен халкының милли йола-гадәтләренең берсе – "Җөзек салу" оештырылды.

Кичәгә авылның яшьләре дә, өлкәннәре дә җыелды. Кемдер уенда катнашты, ә кемдер читтән күзәтеп, өйрәнеп торды.

Кичә Бармак басышлы уеныннан башланып китте, ә аннан, җыелуның төп сәбәбе – җөзек салу башланды. 

"Гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, саклап килгән авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез", – дип әйтте бәйрәмнең төп оештыручысы Айдар Маннапов.

Алга таба кич кара-каршы җыру әйтү, бию, хәл-әхвәлләр сорашу, күңелле хатирәләр барлау белән дәвам итте.

Фото: Евдокия Никитина


Нет комментариев