Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Габдулла Тукай дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр белән очрашу булды

Очрашуда кандидатлар арасыннан карендәшебез Геннадий Макаров та бар иде.

Габдулла Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе оешуга 65 ел тулуга һәм 2023 елгы кандидатларны тәкъдим итүгә багышланган кичә булды.

«Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 65 ел эчендә 244 шәхес һәм бер ансамбль лаек булган. Бүгенге көндә исәннәр арасында 111 кеше бар. Кичәгә артист, шагыйрь, язучы, фән эшлеклеләре, рәссам һәм татар мәдәниятен, сәнгатен алга күтәргән башка өлкәдә хезмәт итүче замандашларыбызны чакырдык», - диде алып баручы, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Кичәдә премиягә лаек булган иң беренче эшләрнең берсе – Фәрит Яруллинның «Шүрәле балеты» видеоязмасы күрсәтелде. Очрашуда 1967 елда лауреат исеменә лаек булган артист - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Тукай образын гүәдәләндергән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов та бар иде. Кичәдә Тукай премиясенә лаек булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты Фәрит Гафиятуллин баянчы Марсель Вахитовка кушылып «Әллүки» җырын башкарды.

Премиягә лаек булган иң өлкән кеше – Бөек Ватан сугышы ветераны, дин эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Харис Салихҗанов иде. Аңа 96 яшь. «Шундый матур кичәгә килү минем өчен зур куаныч», - диде һәм Тукай һәм Пушкинга багышлап язылган шигырен укыды.

«Быелгы кандидатларның барысына да уңышлар телим, аларның барысы да зур хезмәтләр белән килгән, гадел һәм мәртәбәле исемнәр алырга язсын иде», - диде Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының режиссеры Фаил Ибраһимов.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, Тукай премиясенә дәгъва кылган кандидатларның иҗаты бай эчтәлекле һәм шул ук вакытта аларның дәгъва итүләре символик мәгънәгә ия.

«Бай мәдәниятебезне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек», - диде ул.

  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — Татарстан Республикасы Рәисе Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.
  • Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм Советлар союзы коммунистик партиясенең Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелә. 1961—1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелми. Бүгенге көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Рәисе карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә.

Зилә Мөбәрәкшина, "Татар-информ"
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев