Корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Ходайдан яңгыр сорап, иман укыла торган гадәт борынгыдан килә.
Теләче районының Иске Карабаян авылында яңгыр сорап быел икенче кат инде иман укыганнар. Бу юлы “яңгыр боткасы” да пешергәннәр.
“Авылдашлар белән Төшлекәй чишмәсенә яңгыр боткасына җыелдык. Жыручыларыбыз Ходайдан яңгыр сорап иман укыдылар. Изге әтей Ильядан җазыкларны кичеруне сорадык. Әлеге чишмәне Саша Киселев ремонтлады, елга аркылы буа бөяләп куйды. Машина белән дә чыгып була хәзер. Кечкенә чакта җиләккә барганда, печәнгә йөргәндә шул чишмәдән су эчә идек”, – дип хәбәр итте Алабугада яшәүче Карабаян кызы Нина Салимуллина.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев