Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Казанда явым-төшем көтелми, җил тизлеге урыны белән секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +26..+28 градус фаразлана.
Иртәгә эссе һава торышы урынына салкынчасы килә. Республика төньяктан килә торган салкынча һава массасы йогынтысына эләгә.
Шулай итеп, шимбә, 17 июньдә, төнлә һава температурасы +9..+14 градус, ә көндез +21..+26 градус фаразлана. 18 июньдә көндез һава температурасы +18..+23 градус була.
Нет комментариев