Чарага район һәм шәһәр мәктәпләреннән укытучылар, укучылар килгән иде.
Очрашуны Людмиланың бертуган сеңлесе, мәктәп завучы Маргарита Степанова оештырган.
“Туган авылым Федотовкада узган очрашуның якты мизгелләре белән уртаклашасым килә.
Очрашу югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бик күңелле, эчтәлекле булды.
Бәйрәмдә шигырьләрем, җырларым яңгырады. Укучылар һәм килгән кунаклар бик күп сораулар да бирделәр. Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Бик күп укытучылар, укучылар килгән иде, башка шәһәр, авыллардан да. Үземнең газиз укытучыларым чыгышын тыңлавы да бик рәхәт булды. Мәктәпнең тарихы һәм бүгенгесенә кагылышлы темаларга да сөйләштек”, – дип хәбәр итте Людмила Аланлы.

Людмила Аланлы туган мәктәбенә үз китапларын, остазларының китапларын бүләк иткән.

Нет комментариев