Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында тыл ветераны Евдокия Никитина белән очрашу узган.
Евдокия Николаевна яшь буынга үзенең тормыш юлы, авыр хезмәт белән узган балачагы һәм яшьлеге турында сөйләгән.
- Бер тапкыр, 12 җәшемдә, әни авыртканда ( Мария Александрова) дуңгыз суйды. Аны сатарга Казанга җибәрергә кирәк иде. Кыш көне иде ул. Ниндидер бабайларга, мужикларга ияртеп, сәнәскәгә (чанага) дуңгызны салып, тартып, Казанга, базарга чыгып киттем. Ике көн бардык... Арыгач Шигали авылына кереп кундык... Барып җиткәч, “Калхуз” базары җанында гына торган җырак түти сатышып бирде. Шулай итеп, Казанга чаклы 35-40 килулы дуңгыз тартып бардым... – дип исенә ала Евдокия Николаевна.
"Кечкенә булсак та, эштән калмадык", дип тәмамлый сүзен Евдокия Никитина.
Сүз уңаеннан, 8 мартта аңа 92 яшь тулачак.
Фото: Керәшен Сәрдәсе клубы
Нет комментариев