Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дус булуга ни җитә?

2 август көнне Казанның Горький паркында “Древо жизни” проектының чираттагы бәйрәме узды.

“Древо жизни” проектының төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру гына түгел, ә республикабызда яшәгән төрле милләт вәкилләренең дуслыгын да күрсәтүдер, мәгәен.

Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан Горький паркыннан көненә меңләгән кеше уза. Алар төрле милләт вәкилләре булырга мөмкин, төрле телдә сөйләшә алалар. Әмма бу факторлар шушы кешеләргә бергә җыелып, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә бердә комачауламады.

Агачлар аллеясыннан туп-туры узып, мин бер үк вакытта Питрауга, Сабантуйга һәм Уявка килеп төшкәндәй булдым. Бер чатта чигәләр, икенчесендә читеккә бизәкләр төшерәләр, өченчесендә тамаксалар ясыйлар, ә уртада төрле халык көйләренә рәхәтләндереп бии-җырлый ял итәләр.

Теләче районы Субаш авылының “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле һәр вакыттагыча үзләренең моңлы җырулары, дәрте биюләре белән бөтен җыелган кунакларны таң калдырды.  Ансамбльнең нәкъ уртасында басып торган “Кряшен чибяре - 2023” Анжелика Павловага күз тимәгән булса ярый инде, мәйданчыкта җыелган бөтен кешенең карашы анарга юнәлгән иде. “Нардуган”ның иң матур бизәге булды ул. Узып баручы кешеләр такыялы чибәркәй белән фотога төшмичә китә алмадылар. Ә Анжелика, тыйнак кына елмаеп, бөтен теләүчеләр белән истәлекле фото ясады.

“Нардуган”ның чыгышларыннан соң сулышларын күчереп өлгермәгән кунаклар каршына “Zakaria” фолк-төркемен чакырдылар. Аларның керәшен, нагайбәк, мишәр көйләреннән торган җырларын башкарулары, чын мәгънәдә, халыклар дуслыгын күрсәтә.

Җыелган кунаклар өчен керамика, балчык, керәшеннәрнең “тамакса” ясау буенча остаханәләр эшләде. Биредә шулай ук керәшеннәр, Пермь татарлары, мишәрләр, этник киемнәреннән торган уникаль экспозияция тәкъдим ителде.

Һәрбер кешенең күңелен күреп, бөтенесенә ярап оештырылган бу бәйрәм турында әле озак сөйләрләр, әмма 100 тапкыр ишетү урынына 1 тапкыр күрү күпкә әйбәтрәк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев