Бу уңайдан, мәгълүмати белем бирү сәгателәре үткәрелде.
2 мартта танылган балалар язучысы Дарья Аппакованың (Дарья Семеновна) тууына 125 ел тулды. Түбән Кама районының Каенлы авылы мәктәбенең укытучылары читтә кала алмаганнар. Алар IV-VII класс укучылары өчен "Дәрҗия Аппакова - балалар язучысы" дигән мәгълүмати белем бирү сәгате үткәрелгән. Биредә, язучының китаплары, җыентыклары һәм фотографияләреннән күргәзмә ясаганнар. Укучылар үз районнарының Байгол авылында туып-үскән Дарья Аппакованың тормыш юлын бик кызыксынып тыңлаганнар.

Дарья Аппакова – 1935 елдан СССР Язучылар союзы члены. Аның әсәрләре инглиз, рус, үзбәк, казах, уйгур, еврей һәм башка телләренә дә тәрҗемә ителгән.
Фото: Түбән Кама районының Каенлы авылы мәктәбе архивыннан алынды
Нет комментариев