Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Борды авылында Башыру качы яңартылды

Тукай районының Борды авылындагы Башыру качы урынында заманча итеп ясалган өр-яңасы урнаштырылды.

Бу игелекле эш авылдашлары, Чаллы шәһәренең “База оборудования” индустриаль паркы җитәкчесе Иван Кузьминның һәрьяклы ярдәме белән башкарып чыгылган.

“Ике ай элек авылдашлар элекке Башыру качы урынын яңартуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аны төзекләндерү өчен Борды авыл җирлеге бюджетында акча каралмаганын да әйттеләр. Интернет, ватсап күп вакытны ала дисәк тә, заманча телефонның уңай ягы да бар. Мәсәлән, авылга кагылышлы берәр мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк булса, ул хакта үзебезнең “Борды җыены” төркемендә хәбәр ителә. “Борды җыены” – безнең авыл җирлегендәге фикердәш ир-егетләр төркеме”, дип бу эшкә ничек тотынганнары турында сөйли башлады Иван Петрович.

Иван Кузьмин финанс мәсьәләсен хәл итүдә үзенә өмтеләнгәннәрен аңлап ала. Макетны ясауны да үз өстенә ала. Әлбәттә, бу олы эшне башкарып чыгуда аңа төркемдәге егермеләп егет тә булыша.

27 сентябрь, Ару Кач торгызылган көнне Борды авылында Башыру качы урнаштырылачагы хакында халыкка хәбәр җиткерелә. Тарихка, үз авыллары тормышына битараф булмаган кешеләр билгеләнгән сәгатьтә җыелалар. Барысы да тәртибе белән эшләнсен өчен, өлкән яшьтәге Венера Утяшева карап, киңәшләрен биреп тора. Зәңгәргә буялган иске коймаларга бәйләнгән яулыкларны да саклык белән генә чишеп алып яндыралар. Соңыннан аның көлен коеп ясалган биек кач төбендә күмеп калдыралар. Боларны эшләгәндә, Венера Андреевна борынгылардан ук сөйләнеп килгән берничә мисалны да китерә. Православие динендәге керәшеннәрдә мәҗүсилек чорыннан сакланган гадәтләр яши. Адарынып, Башыру качына яулык бәйләү – шул гадәтләрнең берсе. Гадәттә, ир-егетләр сугышка, хәрби хезмәткә киткәндә, туган якларга исән-сау әйләнеп кайту теләге белән яулык бәйләп калдырганнар. Чирләп киткәндә, ярдәм кирәк булганда да, кешеләр бирегә килгәннәр…

Уртак тырышлык белән, 3-4 сәгать эчендә иске койма сүтелеп, бу урын чистартылып, Качны урнаштырып куйганнар. Иске койма урынын заманча эшләнгән яңасы алган. Әлбәттә, боларның барысы да алдан Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова белән киңәшләшеп, тиешле рөхсәт белән эшләнгән.

Башыру качы урнаштырылгач, Алла Анасының Яр Чаллы шәһәрендәге “Неупиваемая Чаша” тәресе исемендәге храмы настоятеле протоиерей Владимир Иванов молебен укыган. Башыру качын аруландырган. Бу игелекле эштә катнашучыларга, борынгы бабайлары васыятен тотканнары өчен рәхмәт әйтеп, үзенең теләкләрен җиткергән. Үз чиратында, Борды җирлеге башлыгы Роза Николаевна да авыл тормышында актив катнашучыларны мактап, күмәк өмәләрдә эшче көчләр һәм махсус техника белән һәрвакыт ярдәм итеп торучы авылдашлары Иван Кузьминга халык исеменнән рәхмәт белдергән.

Дүрт ак каен ышыгында, ерактан ук ялтырап, яктырып күренеп торган Кач янәшәсендә, тәреләр кую өчен махсус уемнары булган ак таш та бар. Анысына да киләчәктә Иван Петрович тәреләр алып кайтып урнаштыру уе барлыгын әйтте. Ә Бордыдагы әлеге зур вакыйга турында, “авылдашлар да, бу тирәдән үтешли, Җәйләү һәм башка авыл кешеләре дә, юлаучылар да шатлансыннар; исәнлек сорап, Ходайга башырсыннар” дип тыйнак кына әйтү белән чикләнде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев