Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бирдебәктән Евдокия Толстова авылда волонтерлар белән ярдәмләшү эше оештырган

Бу хакта Евдокия Григорьевна безгә хат юллады.

Балык бистәсе районының Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк, “Армиягә зур ярдәм – ышанычлы тыл” дигән девиз астында авылда волонтерлар белән ярдәмләшү юнәлеше оештырган.

 


“Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр акчалата булыша. Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала. Безнекеләр сыната торганнардан түгел. Авылдашларыбызның зирәк акыллы, шәфкатьле икәнлекләрен тагын бер акладылар”, – диде Евдокия Толстова.

 

Украинадагы хәрби операция барышында зыян күргән Лисичанск шәһәрендә яшәүче гади халыкка чикләнмәгән күләмдә гуманитар ярдәм җыюны да оештырганнар алар. Эш бүген дә дәвам итә.


“Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә медикаментлар җибәрүне, Яңа ел алдыннан һәр киткән егетнең әти-әнисен, дәдәй-түтиләрен бәйрәм белән котлауны; авылдашлары, хәзергесе вакытта Чистай районының Актүбә авылында яшәүче Анна Алексевнаның малае Андрейга акчалата ярдәм итүне; солдатларга 50 пар йон оекбаш, бияләй, перчаткалар бәйләп җибәрүне, 6 га 3 размерында 5 маскировка сеткалары бәйләүне, 156 окоп шәме ясауны, егетләребезгә исемләп посылкалар җибәрүне оештырдык. Җылы эчтәлекле хатлар, иманнар язып, солдатларга юллыйбыз. Без, волонтерлар, авыл халкының ышанычын югалтудан куркабыз, шуңа күрә акчаның нәрсәгә тотылуы турында хисап биреп барабыз. Гуманитар ярдәм җыю, аерып төргәкләү, кирәкле адресларга озатуда волонтерларның хезмәте бик зур. Бүгенге көндә без Херсон ягында хезмәт итүче райондаш егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрүдә катнаштык. Оекбашмы, акчамы, дарумы – ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да, кайгырту да, сүз дә – ярдәм. Сугышчыларга булышып, без беренче чиратта игелекле эш башкарабыз. Бер дә арттырып әйтүем түгел, Үри һәм Бирдебәк авылы халкының барысы да ярдәм итүдә актив катнаша. һәрберсенең гаиләләре, мәшәкатьләре булса да бу яхшы эшкә берни дә комачауламый. Барысына да бик зур рәхмәтле мин. Безнең барыбызның да бер теләк: ир-егетләр өйләренә исән сау кайтсын, аларны көтәбез”, – дип төгәлләгән сүзен клуб җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев