Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Баш Чишмә» гаилә фольклор ансамбленә 5 ел булды

«Баш Чишмә» фольклор ансамбле «Сүрәкә» халык керәшен фольклор ансамбле каршында 2018 елның декабрендә Валентина Владимировна Тупаева тарафыннан оешып киткән. Бу ансамбльнең бик кызык үзенчәлеге дә бар.

Ансамбль артистлары арасында чит кешеләр юк: алар бер-берсенә — бертуганнар яки туганнан туганнар. Аларның әби-бабалары, әти-әниләре кайчандыр Чәбия авылында яшәгәннәр, Түбән Кама шәһәре төзелә башлагач, күбесе Кызыл Чишмә бистәсенә күченгән. Кызганычка, авыл тарихы хәзер китап битләрендә генә калган.

«Без кечкенәдән олыларның «Садның бакчалары» дигән җыруны башкаруларын тыңлап үстек. Аны бүтән беркайда ишеткәнем булмады. Коллектив булып оешкач та, бу җыруны өйрәнеп, сәхнәгә чыгарырга булдык. Туганоч әннәбез Александра Филипповна Храмова (аның яше 80 нән узган хәзер) дөресләр җырлап биргәч, язып алдык һәм үзебез дә башкара башладык», — ди коллектив хореографы, артисты Надежда Кузьмина.

Җыру нигезендә бик тирән мәгънә ята. Анда туганнар арасында мөнәсәбәтләрне югалтмау, дус-тату яшәү мөһимлеге турында сүзләр бар. «Туганнар белән очрашсам, тыныч йоклый алам», «Әткәйләр белән әнкәйләрнең ташлашмагыз дигән сүзе бар» юллары кемне генә битараф калдырыр икән. Бүгенге заман өчен бик актуаль бу борынгы җыру.

Коллектив «Садның бакчалары» белән концертларда, конкурсларда катнаша.

«Баш Чишмә»нең бүгенге җитәкчесе Ольга Валиуллина җыруны саклап калыр өчен, клип та төшерергә тәкъдим иткәч, барысы да бик теләп риза булган.

«Баш Чишмә» фольклор ансамбле шулай ук актив, иҗади тормыш белән яши. Шәһәр, район, Республика күләмендә уздырылган конкурс-фстивальләрдә, концертларда уңышлы чыгыш ясый. Түбән Кама районы керәшеннәрен танытуга зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев