Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыклы халыкны Питрау җыенына җыячак

14 июльдә Түбән Кама районының Балчыклы авылында Питрау җыены була.

Элегрәк Питрау бәйрәмен бу районның Кушай авылы керәшеннәре башлап җибәрә иде. Кушайда, гадәттә, җомга кичендә башланып, төн уртасы җиткәч кенә тәмамлана иде бәйрәм. Икенче көнне — Келәтле авылына, ә якшәмбедә Балчыклыга Питрау җыены күрергә йөри идек. 

Соңгы елларда тормыш дигәнең бу гадәткә бераз үзгәрешләр керткән. 

— Быел Питрау җыенын безнең Балчыклы уздыра. Ул 14 июль көнне кичке сәгать 5тә башлана. Җомга киче булгач, халыкка да җайлы — шәһәрдәге авылдашлар да кайтыр, тирә-як авыллардан, Түбән Каманың үзеннән дә бәйрәм яратучылар килер дип уйлыйм. Питрау җыены бездә соңгы мәртәбә 2017 елда булган иде. Бу юлы да Питрауга хас уеннар, төрле ярышлар, көрәш оештырылачак, — дип сөйләде НПАТП генераль директоры, Балчыклының ныклы терәге булган район советы депутаты Юрий Иванов. 

Шәхси архивымдагы Питрау бәйрәме фотолары арасында 2008, 2010 елларда Балчыклы авылының Питрау җыенында төшереп алынганнары да бар. Ул фотолардагы кешеләр арасыннан үзләрен танучылар да табылыр. Кемнәрнеңдер, бәлки, танышлары, дуслары да бардыр... Таныган кешеләрегез һәм аларның хәзерге тормышы турында "Туганайлар"га язып җибәрсәгез әле.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев