Чаллыда чаңгыда узышу буенча традицион Кама марафоны үтте.
Быел да анда Зәй чаңгычылары актив катнашты. Өлкән буын чаңгычылар арасында Николай Захаров 50 километр араны икенче булып үтте. Инде 60 яшьтән өлкән булуына да карамастан, спортны гомерлек юлдашы иткән Николай Климентьевичны көн дә чаңгы юлларында очратырга мөмкин. “Һәр көн саен тренировка ясау файдага, ерак дистанцияне уза алу - шуның нәтиҗәсе”, - ди спортчы.
Ә яшьләрдән Анастасия Утяганова җитезлеге белән сокландырды. Ул да үз категориясендә икенче урынны алды.
Клара Ермолаева.
Фото: "Новости Заинска"
Нет комментариев