Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ашыгыгыз! “Айбагыр” лагеренда ял итү өчен санаулы урыннар гына калган

Керәшеннәрнең тарихын һәм традициясен яшь буынга тапшыру һәм өйрәтү максатыннан оештырылган һәм популярлык алган “Айбагыр” этносменасы быел 12нче тапкыр уздырылачак.

“Айбагыр”этносменасы Яшел Үзән районында урнашкан “Мирас-Наследие” лагере базасында уза. Ул быел 12нче тапкыр 9-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачачак. Этносменада барлыгы 78 бала ял итә алачак. Быел ул 23 июльдән 9 августка кадәр булачак.

“Мирас-Наследие” этнокультура лагеренда балаларның ялы өчен тиешле уңайлыклар тудырылган, заманча спорт мәйданчыгы, осталар шәһәрчеге, ашханә бар. Биредә балалар керәшеннәрнең тарихын һәм традициясен өйрәнәләр. Төрле конкурсларда, мастер-классларда һәм башка чараларда катнашалар. Экспортлар, танылган кешеләр белән очрашалар. Керәшеннәр тарихы, театр һәм башка тематик түгәрәкләрдә үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге дә бар.

Дәүләт биргән субсидия ярдәмендә, 18 көнлек бер путёвка бәясе – 16890 сум. Калган лагерьлар белән чагыштырганда бу күпкә арзанрак.

Быел лагерьда Татарстанның Тукай, Кукмара, Балык Бистәсе, Сарман, Биектау, Питрәч, Яшел Үзән, Саба, Мамамдыш районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук, Киров өлкәсеннән дә балалар ял итәчәк, алар инде гаризалар биреп, үз урыннарын алганнар.

Балаларны өйрәтүче, караучы дәдәй, түтиләр үзләре дә шушы лагерьда тәрбияләнгән һәм "вожатыйлар мәктәбе" үтеп, сертификат алган актив керәшен яшьләре.

Кызыксындырган сораулар белән “Айбагыр” сменасы координаторы Юлия Дуваловага (тел.: +7 927 432-24-30) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Онлайн-заявканы шушында басып, бирә аласыз.

Шулай ук, барлык мәгълүматны безнең сайттан да tuganaylar.ru карап бара аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев