Хәбәрләр

Җәкәү йортында Минзәлә керәшеннәре концерты узачак

11-21 ноябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Минзәлә керәшеннәре декадасы бара.

21 ноябрьдә, Җырчы Җәкәү йортында Минзәлә керәшеннәре ункөнлеген йомгаклау уңаеннан, бәйрәм концерты оештырылачак.

Җырулар тыңлап, аралашып, карендәшләрнең уңышларына сөенеп бергәләп күңел ачарга чакырабыз.

Концертта Минзәлә районының «Мәлкәнәй», «Туганайлар» фольклор ансамбльләре, талантлы үзешчәннәр чыгыш ясавы көтелә.

21 ноябрь, 18:00 сәг., Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Казан шәһәре (М.Худяков ур.,11нче йорт)


Нет комментариев