Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәйге вакытка күчү кире кайтырга мөмкин

Җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды. Депутат Михаил Матвеев (КПРФ) үзенең Telegram-каналында шулай дип язган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу закон проекты март ахырыннан сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерүне күздә тота. «Депутатлар Михаил Матвеев (Самара), Олег Михайлов (Коми) һәм Ольга Алимова (Саратов) тарафыннан җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды», — диелә хәбәрдә.

Депутат сүзләренчә, бу көн яктысын арттырырга ярдәм итәчәк. «Төнге өчтә якты, кичке тугызда инде караңгы булу бик үк уңайлы түгел», — дип ассызыклый.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, «җәйге вакыт» СССРда кертелә һәм Россиядә 2012 елга кадәр гамәлдә була. «2014 елдан Россия даими кышкы вакытта яши, шуның аркасында күпчелек төбәкләрдә тәүлекнең якты вакыты югалуы елына 200 сәгатьтән артып китә», — дип сүзен төгәлләде Матвеев.

Документның аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлеге чара урамнарда куркынычсызлыкны арттырачак, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләре алып баруны җиңеләйтәчәк.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев