Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»ның дәдәйләре һәм түтиләре. Кемнәр алар?

«Айбагыр»дагы вожатыйлар лагерьның «эчке кухня»сын белеп, күреп үскән егетләр һәм кызлар. Алар бөтен нәрсәне беләләр, кулларыннан бар эш килә.

Лагерьның бар яңалыклары һәрдаим рәвештә «Туганайлар» сайтында урнаштырылып барыла.  Әмма без әле дә «Айбагыр» этносменасының җаваплы кешеләре — вожатыйлар турында сөйләмәдек.

Кем соң алар безнең балалар өчен йокысын, вакытын да жәлләмичә, көн-төн тырышып эшләүче дәдәйләр һәм түтиләр? Без, «Туганайлар» редакциясе, һәрбер вожатый белән дә элемтәгә кереп, «Айбагыр»га карата булган фикерләрен белдек.

1 отряд «Җанагай» вожатыйлары:


Анжелика Иванова, Кукмара районының, Поршур авылы, Сабада укытучы булып эшли:

«Миңа күп лагерьларда булдым: Актаныш районы, Анапада да булганым бар. Бу лагерь турында белгәч, шунда ук килеп эшләп карап теләге туды. Бу минем вожатый буларак икенче тапкыр килүем. Быелгы сменаны бик нык көттем. Лагерь ел саен үсә, киңәя, балаларга да бик ошый. Мастер-класслардан «канатланып» чыгалар».

Илья Маямсин, Балык Бистәсе районы, агротехник техникум студенты:

«Мин монда 8 ел ял иттем. Быел беренче тапкыр вожатый буларак килдем. Беренче ел белән чагыштырганда монда бик күп яңалык кертелде. Концертлар, кызыклы очрашулар, мастер-класслар, бер сүз белән әйткәндә, балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Ел саен ниндидер яңалыклар өстәлә.

2 отряд «Урсай» вожатыйлары:

Тамар Минова, Яр Чаллы шәһәре, Казан авиация институтында укый:

«Айбагыр»да эшләү теләге бик күптәннәр бар иде. Быел, ниһаять, хыялым чынга ашты. Плнерка вакытында да гел әйтәбез: без монда акча эшләү өчен килмәдек, балаларны яратканга, керәшен дөньясы белән кызыксынганга килдек. Үзем җырлар язам, гитарада уйным. Ютубта үз «канал»ым бар. Анда керәшеннәр турында да сөйлим. Сменаның беренче көннәрендә авырак иде, чөнки отрядтагы балаларны тыңлата белергә кирәк. Хәзер инде өйрәнеп, ияләнеп беттек. Алла Бирса, «Айбагыр»га тагын киләчәкмен».

Эмилия Маямсина, Балык Бистәсе, Казан кооперация институтында укый:

«Айбагыр» ул — өй. Мин монда 5 ел ял иттем. Быел дүртенче тапкыр вожатый. Тулаем алганда, мин «Айбагыр» белән инде 9 ел. Җәемне бу лагерьдан башка күз алдына китерә алмыйм. Балаларны, шушы атмосфераны сагынып киләм».

3 отряд, «Балдызлар» вожатыйлары:

Николай Казанцев, Тукай районының, Мәләкәс авылы, Консерватория студенты:

«Үзем шушында 3 тапкыр ял иткән бала. Быел икенче тапкыр вожатый буларк килдем. Балаларга үзем дә төрле мастер-класслар үткәрәм. Аларның кызыксынуларын күргәннән соң, бик сөенәм. Дөресен генә әйткәндә, без барыбыз да бик зур эш башкарабыз. Бу – үзенчәлекле лагерь. Монда килгән һәркем минем белән килешер».

Анна Киселева, Биектау, Казан дәүләт медицина университеты студенты:

«Кайчандыр монда ял иткән идем, ә хәзер инде, 2нче тапкыр, вожатый булып эшлим. Шикләнүсез әйтәм: «Айбагыр» кебек  лагерьлар юк.  Башка беркайда да моның кадәр информация алып булмый. Бөтен вожатыйлар бар белгәннәрен балаларга бирергә тырыша. Чакырылган кунакларыбыз да бик күп. Тагын килермен дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев