Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфганчы Иван Данилов исеме мәңгеләштерелде

Мамадыш районының Владимир авылында Әфган сугышы герое, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Данилов хөрмәтенә үзе туып-үскән нигезгә мемориаль такта куелуга багышланган митинг узды.

Анда мәртәбәле кунаклар, авыл халкы, Владимир төп мәктәбе һәм Иван Данилов урта белем алган Усали мәктәбе укучылары катнашты. Тантанада генерал-майор, Татарстан Республикасының хәрби комиссары Рим Шагалиевич Мустаев, Мамадыш районы администрациясе башлыгы Анатолий Петрович Иванов, Әфган сугышы ветераннары – Әнгам Миннеәхмәтович Ишмөхәммәтов, Фирдүс Равилевич Галиев, Илнур Гомәрович Яруллиннар чыгыш ясады. Мемориаль такта куюны оештыручылар телефон аша Даниловның Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән документына кул куйган, 2 тапкыр Кызыл Байрак орденлы 201нче укчылар дивизиясе командиры – Анатолий Александрович Шаповалов белән дә элемтәгә керделәр.

Аның сөйләвен микрофон аша халыкка ишеттерделәр. Генерал Шаповалов батыр егет үстергән район һәм авыл халкының Иван Данилов белән хаклы горурлануын әйтте. Йомгаклау һәм рәхмәт сүзләре белән Иванның бертуган дәдәсе – Татарстанның атказанган урманчысы – Афанасий Михайлович Данилов чыгыш ясады.


Аңлап тыңлаган булсалар, үсеп килүче яшь буынга бик зур тәрбия дәресе булды бу. Районыбыз башлыгы А.П.Иванов та, генерал-майор Р.Ш. Мустаев та Украинадагы махсус хәрби операция темасына кагылмый калмадылар. Аның эчтәлеген һәркемгә аңларлык итеп җиткерделәр.
Владимир төп мәктәбе укучылары Әфган сугышы темасына әдәби монтаж әзерләгән иде.


Митинг Иван Данилов туып-үскән йортка истәлек тактасын тантаналы ачу белән тәмамланды. Батыр авылдашыбызның исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым ясалды. Монысы җыелышның тантаналы өлеше иде.
Бу юлы миңа Иван Даниловның сугышчан дуслары белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә туры килде. Моннан 30-35 еллар элек, Владимир мәктәбендә эшләгәндә, Иванның сугышчан юлын өйрәнеп, мәктәп залына зур стенд ясарга әзерләнә башладым. Әфган иленең тарихын, сугыш килеп чыгу сәбәпләрен, Америка һәм илебез политикасын аңларга тырыштым. Ул вакытта интернет юк. Китаплар табарга кирәк иде. Хәзер мондый хезмәт фәнни-эзләнү эше дип бәяләнә. Иванның әнисе Федора түти белән бер-ике кич кенә утырмаганбыздыр – фотолар да карадык, хатлар да укыдык, күз яшьләрен дә түктек. Туганнарының истәлекләрен җыйдым... Сугышчан дусты Фирдүс Галиевка да хат яздым. Хатыма җавап килде. Митингтан соң, күптәнге танышым кебек, шуның янына киттем. Иван белән гел бергә хезмәт иткән ул, соңгы минутларында да бергә булганнар, күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләде Фирдүс. “Сугыш яраларыгызны тагын кузгатырга туры килде инде”, –  дип гафу үтендем, күзеннән ялтырап килеп чыккан күз яшьләрен күргәч. “Алар бер минутка та онытылмый, читенсенмәгез”, – дип мине тынычландырды ветеран. Совет сугышчыларының Әфганда ниләр күргәнен күз алдына китереп тә, язып бетереп тә булмый икән...

Тагын бер сугышчан дусты – Данаил Сабиров – Арчада яши. Иван Даниловның төп йортта яшәүче энесе Демьян белән табышулары күңелемне әллә нишләтте. Аларны фото табыштырган. Данаил социаль челтәрләрнең берсенә Иван белән төшкән фотосын куя. Интернет мөмкинлекләре чиксез бит: фото Демьянга да килеп җитә. Шуннан китә танышу һәм табышулар. Тантаналы митингка Арчадан Данаил дә килеп җиткән. Даниловлар өендәге ноутбуктан Әфган фотолары карап утырганда, ул да күз яшьләрен кешегә күрсәтмәскә тырышты. Аның белән дә сүз алышырга өлгердем:

“Безне табыштырган фотога төшкән мизгелне бүгенгедәй хәтерлим, – диде ул. – Фотоаппарат каршысына матур гына килеп бастык. Җитди кыяфәттә торганда бер кызык сүз әйтеп куя торган гадәте бар иде Иванның. Бу юлы да шулай булды. Тотындык көләргә! Төшеп кенә булмый бит фотога: пырхылдыйбыз да көлеп җибәрәбез. 2-3 фото бар миндә. Кешегә күрсәтерлеге шушы гына!” – дип елмайды ветеран.

Әфган сугышын “мәгънәсез сугыш” дип атый кайберәүләр. Килешәсем килми, әфганчылар үзләре дә минем фикердә икән. Мин Владимирдагы очрашуда аларның күз яшендә кемгәдер рәнҗү дә, үпкә дә, үкенү дә күрмәдем. Алар Туган илебез – Россиянең чын патриотлары. Монысы ап-ачык күренде. Фирдүс тә: “Мин илебезне якларга бүген үк чыгып китәргә әзер!” – диде. Үземә әйтте, кешеләр янында әйтте...

Лидия ПАСЫЕВА, 
Мамадыш районының Усали авылы мәктәбе укытучысы.
Фотолар – авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев