Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

103 яшьлек Дарья түти һәр көнне радиодан һава торышын тыңлый

Теләче районы Иске Карабаян авылында 103 яшьлек әби яши, туган көне 1 июльдә булган икән, дигәнне ишеткәч, Дарья Арсентьеваның туганнары белән сөйләшеп алдык.

Дарья Арсентьева 1920 елның 1 июлендә 8 балалы гаиләдә өченче кыз бала булып туган.
Сугыш башлангач, Дарьяның сөйгән егете фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Дарҗа әби аңа тугры калып, парсыз гына гомер итә.
Дарья әбинең тутасы Ульяна Казанда яшәгән булган. Ире Илларион сугышка китеп үлгән хәбәре килгәч, төп йортка ике баласы белән Дарья түти һәм ата-анасы янына кайта. Тута белән сеңел ике баланы аякка бастыра. Ике кыз туган озак еллар шушы йортта яши. 2008 елда Миңкә түти (Ульяна) үлеп китә. Шуннан соң Дарья әби Ульянаның кызы Анастасия тәрбиясендә 8 ел тирәсе яши. Ә 2021 елның 1 августында ул да мәңгелеккә күчә. Хәзерге вакытта ул Ульяна түтинең оныгы Юлия һәм аның ире Михаил Федоровлар тәрбиясендә яши икән.
“Дарҗа әби күп еллар ул сарык фермасында эшләгән, урман кискән, урак урган. Суслонгерда окоп казу эшләрендә дә эшләгән. Ул елларның үзәккә үткән салкыннарын, ачлыкны, җылы киемнәр булмыйча, бозланып ката торган чабаталарны безгә әле дә сөйли”, – диләр туганнары.
Бүгенге көндә Дарья түти бар нәрсәдән риза булып, кадер-хөрмәттә яши. “Барыбызга да исемнәребез белән эндәшә. Радио тыңлый, һава торышы ничек буласын безгә дә алдан искәртеп куя. Минем балаларым өчен ул бишенче буын кешесе. Үзебезнең нәселебездә шундый озын гомерле кеше булуына без шат. “Килеп хәлемне белгәнегез өчен рәхмәт сезгә, балалар. Матур яшәгез”, – дип теләкләр теләп озатып кала ул безне диде Федоровларның кызлары Мария Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев