Тугым бәйрәме кайчан, ничек уздырылган?
«Керәшен җыру әйтә» китабыннан.
Кыш көне авылда күңел ачуларның ниндие генә юк. Нардуган йөрүләр, кузналы уеннар, тугым әйләндерүләр... Тугым әйләндерү (тәгәрмәч уены, бөтерчек) искечә Яңа елдан башлана. Бу көнне әни инде, иртүк торып, мич үрләткән була. Өй җылы. Мичтә имән күмере зәңгәр ялкын телләре белән таба төбен ялмап-ялмап ала. Анда тары коймагы кабарып пешә. Егерме биш сутыйлы бакча түрендәге кызыл балчыклы җирдә игелгән тарыдан кул тегермәнендә тартылган он бу бәйрәмнәрдә өйгә «таба исе» чыгарырга ярап куя иде.
Бу көнне балаларның һәркайсы урамга ашкына. Кесәләренә сарык, кәҗә кузналары тутырасың да — әллүр урамга! Бер генә кузнаңда булмаса, уенда катнаша алмыйсың. Оттырсаң да уеннан чыгасың. Мондый вакытларда кузна малай-шалай арасында акча урынына йөри. Аңа теләсә нәрсә — тимераяк, өрәңге чаңгы, чәнәшкә алып була. Шулай да бу көннәрдә уенның үзәге тугым әйләндерү булгандыр. Хәтта аны безнең Зичәбаш авылы малайлары тугым бәйрәме дип йөртәләр иде. Яшүсмерләр аны үзләре ясыйлар. Башта кардан арчылган туң җирне чокып, арба күчәре юанлыгындагы туйра казык утырталар. Ул су сибеп катырыла. Аска тугымы һәм кигиләре төшкән иске арба тәгәрмәче бүкәне дә катырып калдырыла. Аның өстенә төзек тәгәрмәч кидертәләр. Ул дегет белән майлана. Чөнки, әйләндергәндә ут кабып, янып китүе ихтимал. Тәгәрмәчкә озын колга беркетелә. Аның башына чана тагыла. Хәзер инде аны кигиләр арасына күсәкләр тыгып әйләндерәсе генә кала. Үзәктән әйләндерүчеләр, чанага кузна уйнаганда хәрәмлә-шүче берәрсе утырса, чанадан үзе тәгәрәп төшеп калмыйча туктамыйлар иде. Ул үзәктән куу тизлегенә түзә алмыйча, әллә кайларга кадәр тәгәрәп көрт эченә барып чума.
Александр Филиппов.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев