Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Сарсаз-Багражда Анналар урамы булган

Зәй районының Сарсаз-Баграждагы яңа урамны, заманында биредә 13 Анна яшәгәнен исәпкә алып, Анналар урамы дип әйтерлек булган икән. Әлеге урам турында Андрей НИКОЛАЕВ сөйләде.

Күңелемдә йөргән балачак истәлекләрен күптәннән язарга җыенып йөрсәм дә, ничектер язылмыйча калды. Менә, ниһаять, кулга каләм алдым. Мин Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында туып-үстем. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамладым.

Бер шагыйрь: «Дөнья белән танышулар башлана китаплардан» дип язса да, безнең дөнья белән танышуыбыз кечкенә вакытта район үзәгенә барып кайтудан башланды. Әти-әнигә ияреп район үзәгенә барып кайткач, дөнья гизгәндәй хис итәсең үзеңне. Башта олыларга ияреп барсак, бераз үсә төшкәч, берничә малай җыелып бара идек. Район үзәгенә баргач, уку өчен берәр әйбер алабыз, берәр тәмле әйбер алып ашыйбыз. Аннан безнең якка кайту өчен, машина көтәргә Иске Зәйнең «Маяк» дип аталган ике урам чатына чыгып басабыз.

Машина көтеп торганда, урамнан үтеп баручы берәр ир-ат яки хатын-кыз (алар безнең авылдан күчеп киткән кешеләр булып чыга) безнең янга килеп: «Балалар кая кайтасыз?» — дип сорый. Сарсазга, дип әйткәч, китә инде сораштырулар: «Кем малайлары буласыз?», «Әти-әнилөрегезнең хәлләре ничек?». Аннары башлана күршеләрнең, безнең урамда яшәүче кешеләрнең хәлләрен белешү.

Мин шунда бернәрсәне искәргән идем: сораган кешеләр арасында Анна исеме бик еш яңгырый. Карале мин әйтәм, мин бит Анналар урамында яшим икән.

Шулай бер вакыт безнең яңа урамда яшәп киткән, килеп яшәгән Анна исемле хатын-кызларны санап караган идем. Урамның без яшәгән ягында егерме бер йорт булып, шуларның унөчендә Анна исемле хатын-кызлар яшәгән. Безнең авылдагы гадәти бер хәл буларак, бу Анналарның барысына да кушамат тагылган. 

Шул унөч Аннаны да кушаматлары белән санап китәм: Әббә Аннасы; Чөшле Аннасы; Усман Аннасы; Гөдерә Аннасы; Йөзей Аннасы; Пидуч Аннасы; Әнтип Аннасы; Әрчәнтий Аннасы; Әләү Аннасы; Көҗей Аннасы; Назар Аннасы; Тазыр Аннасы; Пыскый Аннасы. Чынлап та, безнең яңа урамны Анналар урамы дип әйтерлек булган икән.

Хәзерге вакытта санап киткән кешеләрнең урамда берсе — Әләү Аннасы гына яши. Ул — 86 яшьлек Анна Николаевна.

Алина Кондратьева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев