Олы Мәшләк авылындагы елга, чишмә атамалары
Этнографическая мозаика

Олы Мәшләк авылындагы елга, чишмә атамалары

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылы чишмәләргә бай авыл, аларның һәрберсенең үз атамалары бар.

Дәмин аты елгасы — бу елгада Дәмин исемле кешенең аты үлгән. Шуның өчен аталган. Атсыз калу ул чакта зур фаҗига булып исәпләнгән. Шуның белән бәйле елга да «Дәмин аты елгасы» дип аталган.

Барый әби чишмәсе — Кирәмәт елгасын Варя исемле әби чистартып, карап торган. Күп еллар ташландык хәлдә торды, соңгы елларда халыкның бу чишмәгә игътибары артты.

Җәмәй чишмәсе — чишмәгә төшә торган юл Василий исемле кешеләр яныннан уза, аның атасын Җәмәй дип йөрткәннәр.

Дәүли чишмәсе — сугыш башланганда урман эчендә Дәүли бабай торган. Аның 10 баласы булган. Хәзер дә чишмәсе бар.

Мәтәй чишмәсе — Мәтәй исемле көтүче болында чишмә казый. Көтүченең исеме чишмәгә дә бирелә. Суы бик салкын.

Морозлар чишмәсе — кушаматтан алынган. Морозлар тыкрыгы (Югары Мәшләк авылы).

Тикиннар чишмәсе — кушамат буенча әйтелә. 

Мутай елгасы — кушамат буенча.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев