Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Комазан башы авылында "Сөяк озату" йоласы әле дә башкарыла

Мамадыш районы Комазан башы авылында яшәгән Анна Воробьева сөйләвеннән язып алынды

Үлеләр мунчасы ягу керәшеннәргә генә хас булган йолаларның берсе. Әлеге йола Олы көнгә өч көн кала – сишәмбедә башкарыла. Халык сөйләве буенча, үлгәннәр хөрмәтенә ягылган мунчага мәрхүмнәр үзләре дә кайта, имеш. Шуңа күрә ул көнне төнгә каршы мунчага барырга ярамый. Үлгәннәрнең мунчада булган чакларына очравың бар, дип сөйлиләр.

Йолалардан тагын керәшеннәрдә сөяк озату йоласы бар. Мәрхүмнең кырыгы, еллык ашыннан соң башкарыла бу йола. Сөяк озата торган махсус урын (чәчәүник) бар безнең авылда. Авыл башында зиратка каршы басуда тора ул. Авылыбыз кияүе Газинур Әскаров рәшәткә белән әйләндереп алды бу изге урынны. Аштан соң сөякләрне чиләккә тутырып, шул урынга алып барып куялар. Авылыбызның икенче башында тагын бер чәчәүник бар әле. Ул да зәңгәр рәшәткә белән әйләндереп алынган. Эчендә пар каен үсеп утыра. Монысына инде адарынган (нәзер әйткән) кешеләр килеп нәрсә булса да элеп, вак акчалар да салып китәләр.

Пыкрау көнне ышанулар. “Пыкрау көнне үткәрелгән туй иң бәхетле санала. Чөнки Пыкрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түши”, ”Бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете тия”.

Рождество көнне сынамышлар. “Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була”, “Җил карны себерсә, байлык, муллык килә”, ”Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә”, “Көн җылы булса, ашлык куерып үсә”.

Питрау көнне сынамышлар. “Питрау үтә – җәй үтә”, “Питраудан соң кошлар да сайрамый”, “Питраудан соң сандугачның теле бетә – үләннең тәме бетә”, “Питрауга чаклы үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң тамырда”, “Питрау көн аяз булса, булыр коры печәнең”.

Комазан башы авылында яшәүче Воробьева Аннадан (2021 елның ноябрендә мәңгелеккә күчте) язып алынды.

Язучы: Андреева Мария.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев