Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Кием-салым атамалары: чоба, әрмәк, кештәк

Элек киң кулланылышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшенчә кием-салым атамалары.

Чоба (верхняя лёгкая одежда типа халата) — өч, биш билле, озын җиңле бер генә катлы, өйдә суккан тукымадан тегелгән җиңел өс киеме.

Чикмән (верхняя одежда) — туладан теккән өске кием.

Әрмәк (армяк) — тегелеше буенча шул ук җилән. Аны өйдә җитештерелгән туладан артын бөрмәләп теккәннәр. Нагайбәкләр әрмәкне дөя йоныннан эзерләнгән туладан теккәннәр һәм тирә-юньдә шул эшнең осталары булып танылганнар.

Инеч (иңеч) (подкладка) — күлмәкләрнең эчке ягының иңсә турына тегелеп куела торган икенче кат тукыма.

Кештәк (ластовица) — керәшен кием-салымнарының култык астына тегелгән аерым тукыма кисәге.

Киндер ыштыр (портянки) — аякны чорнау өчен махсус сугылган тукыма, оек урынына ялан аякка чорнаганнар.

Дандар бүрек (мужская зимняя шапка) — яшь бәрән тиресеннән цилиндр формасында тегелгән затлы бүрек.

Чарык, чәрек, чуклы чәрик (кожаные тапочки) — күннән тегелгән йомшак аяк киеме.

Кыптыр тун (шуба из грубовыделенной шкуры) — тупас иләнгән тиредән тегелгән тун.

Чөлкә (чулки) — оек.

Чөлкәбаш (носки) — бәйләнгән кыска оек.

«Мирас»- «Наследие» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев