Керәшеннәр яратып кулланган тукымалар: сарпинка, манчистер, әдрәс
Этнографическая мозаика

Керәшеннәр яратып кулланган тукымалар: сарпинка, манчистер, әдрәс

Тукымалар арасында сарпинка, манчистер, әдрәс, кламбит, әрмәк һәм башкалар булган.

Сарпинка — фабрикада җитештерелгән төрле төстәге киҗе-мамык җепләрдән өйдә сугылган шакмаклы тукыма.

Әдрәс — Урта Азиядән кайтартылган ярым ефәк чуар тукыма. Бизәкләре салават күпере кебек берсе өстенә берсе җәелгән. Ефәк әдрәстән Казан ягы керәшен хатын-кызлары җәйге җиләннәр, кызларга тасма баскан калпаклар теккәннәр.

Кламбит — әдрәскә охшатып өйдә киҗе-мамык җепләрдән суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан буяу үтмәслек итеп җеп киләбенең берничә җиреннән кысып бәйләп куйганнар (сарык эчәгесе белән).

Манчистер — фабрика тукымасы — плүш (хәтфә).

Шевиот — киҗе-мамык бәрхет.

Әрмәк — тегелеше буенча шул ук җилән. Аны өйдә җитештерелгән туладан артын бермәләп теккәннәр. Безнең якларда кызлар җылы кием буларак кигәннәр. Нагайбаклар әрмәкне дөя йоныннан эзерләнгән туладан теккәннәр һәм тирә-юньдә шул эшнең осталары булып танылганнар.


Нет комментариев