Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Керәшен кызлары баш киеме: калпак-чачак, тәңкәле такыя

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле булган. Кызлар гына кигән берничә төр баш киеме дә бар. Болар: ак калпак, калпак-чачак һәм мәлки ягы (Кайбыч ягы) кызларында — тәңкәле такыя.

Кызлар, буй җитә башлагач, калпак кигәннәр; бәйрәмнәрдә калпак киеп, маңгайларына ука-чачак бәйләгәннәр. Кызлар калпагының трикотаждан һәм фабрика тукымасына чигеп эшләнгәннәре мәгълүм. 

Калпак-чачак

Калпак-чачак озын ак калпакка караганда озаграк кулланышта булган. Бүгенге көндә дә сандыкларда саклана, аннан алып киеп йөрерлекләре дә бар. Кара хәтфәдән яки башка төрле кара төстәге фабрика тукымасыннан чигеп эшләнгән калпак-чачаклар, бигрәк тә, Мишә буе керәшеннәрендә сакланып калган. Шулай ук, Мишә буе кызлары калпакларны үзбәк ефәгеннән дә тегәргә яратканнар. Беренче калпак-чачаклар тасмалар белән бизәлгән булса, соңрак алар тамбур чигүе белән бизәлгән. Калпаклардагы орнаментларда төрки халыкларга хас кояш, чәчәк мотивлары, тормыш агачы очрый.

Тәңкәле такыя

Керәшен кызлары кигән тагын бер баш киеме — такыя. Ул, белгәнебезчә, Мәлки керәшеннәрендә күбрәк сакланган. Такыя тоташ тәңкәләрдән генә тормаган, бизәгәндә мәрҗәннәр дә кулланылган. Кызганыч, бүген инде борынгы вариантлары юк дәрәҗәсендә. Сакланган фотоларда гына оригиналларны күреп була.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев