Керәшен киеме элементларының атамалары: киҗе, кламбит,чоба
Элек киң кулланышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшен костюмы атамаларын тәкъдим итәбез.
Сарпинка — төрле төстәге фабрика җитештергән мамык җепләрдән өйдә суккан тукыма.
Киҗе — мамыктан җегерләнгән җеп.
Әдрәс — Урта Азиядән кайтарылган ярым ефәк чуар тукыма.
Бикасаб — Урта Азиядән кайтартылган чуар киҗе тукыма.
Кламбит — «әдрәскә» охшатып өйдә суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан, буяу үтмәслек итеп киләпләрне берничә җирдән кысып бәйләгәннәр.
Кырмазин, кармазин — кара кызыл (бордо) төстәге сукно.
Дарай — ефәк материя, парча, затлы тукыма.
Дарай җаулык — керәшен хатыннарының бәйрәмнәргә генә бөркәнә торган, үзеннән бизәк чыккан, чуклы ефәк яулык.
Шевнот — киҗе-мамык бәрхет (бархат).
Штуф (штоф) — ефәк тукыма.
Бишни — төсле җепләрдән шакмаклап сугылган киндер тукыма.
Камка — Кытай ефәге.
Кама — затлы мех (бобер).
Чүпләм — сугып төшерелгән бизәк.
Кырпу — киемнең, баш киеменең читенә тегелгән мех.
Китән — тупас киндер тукыма.
Әзәр, эзәр (пояс) — бизәкләп суккан яки үргән билбау.
Чыбылдык (полог) — кровать, сәке өстенә корыла торган (чебен-черкидән) махсус сугылган, тегелгән җайланма.
Чоба — өч, биш билле, озын җиңле бер генә катлы, өйдә суккан тукымадан тегелгән җиңел өс киеме.
Чикмән — туладан теккән өске кием.
Әрмәк — коран төсле, биле нык бөрелгән, туладан теккән кызлар өс киеме.
Инеч (подкладка) — күлмәкләрнең эчке ягының иңсә турына тегелеп куела торган икенче кат тукыма.
Кештәк (ластовица) — керәшен кием-салымнарының култык астына тегелгән аерым тукыма кисәге.
Киндер ыштыр (портянки) — аякны чорнау өчен махсус сугылган тукыма, оек урынына ялан аякка чорнаганнар.
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев