Казаклар Чаллысы авылындагы элгәреге юраулар, ышанулар
Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы София (Архиповна) Степанова язмасы (ТАССРның Лаеш кантонындагы Кадрәк волостена кергән Казаклар Чаллысы авылындагы ышанулар турында) 1921 ел.
Керәшеннәр салават күпере елгага, диңгезгә тоташа, дип ышанганнар. Әгәр дә салават күперенең Җиргә тоташкан урынын күрергә теләсәң, аяк киеме табанына энә кадарга һәм салават күперенә таба барырга кирәк, дип әйткәннәр.
Күк йөзендәге айны да керәшеннәр үзләренчә күзаллаган. Бер ятим кыз булган, ул дәдәсе һәм җиңгәсе белән яшәгән. Алар аны рәнҗеткәннәр, ачуланганнар, кыш көне яланаяк су алып кайтырга җибәргәннәр. Ул бик нык туңган, «ай-ай» дип җылаган. Күтәге ай кызны кызган һәм үз янына алган. Шуннан бирле көянтә-чиләк аскан ятим кыз айда яши икән.
Әгәр күктә яңа йолдыз кабынса — бала тууга, ә йодыз атылса, кемнең дә булса үлеменә, дип юраганнар.
Күктәге Киек казы юлын элек кыргый казлар очканнан калган юл, дип белгәннәр.
Элек болытлар өй кыегыннан чак кына өстәрәк булган. Бер хатын болытлар арасына кибәргә бала чүпрәге элгән. Моны күреп, Алла болытларны пычранган бала чүпрәге киптерү урынына әйләндерделәр дип, аларны биеккә үк күтәргән.
Әгәр күке яз көне кычкырса — җылыта, ә көн дә кычкыра башласа, суыкка, дигәннәр.
Керәшеннәр күгәрченгә тими, аны үтерми. Чөнки янгын чыкса, күгәрчен аны сүндерү өчен томышыгы белән су ташый, ә чыпчык салам ташый, дип тә уйлаганнар.
Яшен вакытында пичкә ягарга ярамаган. Тәрәзә янында утырырга да кушмаганнар. Берәүнең хатыны күк күргәгәндә ашага ярамый дип әйтсә дә, ире тыңламаган, ашарга утырган. Ризыгын йотарга да өлгермәгән, аны яшен суккан.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 315, 125нче-126нчы битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев