Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Иске Гришкин авылындагы географик атамалар

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы шәһәрдән 8 км төньяк-көнбатыштарак, Юраш елгасы буенда (Туйма елгасының уң кушылдыгы) урнашкан.

Бигәш үре. Һәр авыл табигатенең балачактан истә калган изге урыны була. Иске Гришкинда «Бигәш үре»н шундыйлардан санап йөртәләр. Тарихы йөздән узып киткән борынгы химия заводы белән авыл арасын тоташырган бердәнбер юл шушы үр аша үтә. Авыл халкы гомер-гомергә шушы юлдан Бондюг базарына йөргән, өяз каласы Алабугага барган. Авылның 150дән артык ир-егете Бөек Ватан сугышыына шушы үрдән киткән, күбесе сугыш кырында һәлак булган. Армиягә дә егетләр шуннан киткәннәр.

Утрау. Авылның төп табигать кочагы — «Утрау»да. Элек Юраш елгасы утрауның көнъяк өлешеннән аккан, таллыкта авылның су тегермәне булган. Бөя кырында тополь агачлары үсеп утырган (алар әле дә бар). Тора-бара су үз юлын үзгәрткән, Юраш елгасы утрауның төньягынан ага башлаган. Табигать үзеннән-үзе утрау барлыкка китергән. 

Җаман елга. Зур урман буендагы «Җаман елга»га керергә курыкканнар. Аны «Канлы елга» дип тә атаганнар. Урман аша үтеп, шушы елгадан чыккан кешеләрне саклап торып, талау очраклары булган. Шуннан бу урын «Җаман елга» исемен алган.

Җирекле елга. Авылдагы тагын бер елгада бик күп зирек агачлары үскән, җиләккә бик бай булган. Бик күп печән чабып ала торган булганнар. Зирек агачы күп булгач, аны «Җирекле елга» дигәннәр.

Урыс болыны. Олы юлның икенче ягында Камаш дигән урыс авылы булган. Аның колхозын бетереп, 1949 елны Иске Гришкинга кушканнар. Шуннан болынны «Урыс болыны» дип йөртә башлаганнар.

Камаш һәм Макар асты. Тойма елгасы буе болынлыкларын «Камаш асты» дип атаганнар. Ул урын Камаш авылына бик якын тора. Макар авылы янында урнашкан болынлыкны «Макар асты» дип атыйлар.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы тарихын өйрәнүче Иосиф Камашев китапларына нигезләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев