Йола җырулы уеннар
Элгәре Питрауда керәшеннәр махсус календарь-йола җырулары әйткәннәр.
Андый йола җыруларын Олы көннән башлап Питрауга — язгы чәчү тәмамланганнан алып уракка төшкәнгә — кадәр сузыла торган язгы-җәйге түгәрәк уеннардан башка күз алдына да китереп булмый.
Питраудагы йола җыруларын һәр керәшен авылында белгәннәр. Сузып җырлана торган борынгы җырулар керәшеннәрдә теге яки бу йола белән бәйле булган. Аларның күпчелегендә җир-анадан җәйге чорда көннәрнең яхшы торуы, уңышның мул булуы соралган. Түгәрәк уендагыларның кырга яки урманга таба әйләнә-әйләнә җыру әйтүләре, башаклар тулышкан басу янәшәсендә түгәрәк уен уйнаулары кыр иясенең, уңыш иясенең яклавын сорауны да белдергән.
Түгрәк уендагылар хәрәкәтенең дә үз мәгънәсе булган: ике адым — алга, бер адым артка ясалган һәм мондый хәрәкәтләр иген кырларындагы (бөртекле культуралар игелгән кырда) башакларның җилдә тирбәлүен гәүдәләндергән.
Түгәрәк уеннар уйнауның һәм йола җыруларын әйтүнең соңгы көне Питрау бәйрәменә туры килгән. Кичтән халык үз авылларындагы иң калку урынга күтәрелгән. Яшьләр бу көнне озаклап уен уйнаганнар, учак якканнар һәм төрле ярышлар оештырганнар. Йола үтәү таңны каршылау белән тәмамланып, бу бәйрәмнең үтүен аңлаткан.
Халык сынамышлары буенча, Питрау бәйрәменнән соң хәтта күке дә кычкырудан туктаган. Әгәр дә ул кычкырун дәвам итсә, аны «саташкан күке»гә санаганнар. Тиешле-тиешсез сүз сөйләүче кешеләрне дә "Питрау күкесе"нә тиңләгәннәр.
Озакка сузылган бу йоланың тәмамлануы ыру тормышына гына түгел, табигать үзгәрешләренә карата да тыюлы катгый кагыйдәләр урнаштырган.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев