«Башлыгына - миләш агачы кисәге»: бала туганда башкарыла торган йолалар
Керәшенчә марафонда катнашучы Галина Шәрифуллина һәм Галина Михайлованың бала туу белән бәйле язмасын тәкъдим итәбез.
– Бала туу – үзе зур шатлык. Өйдәге һәркем нәни кеше тирәсендә бөтерелә. Ә сине зур җаваплылык хисе биләп ала, беренче бала тугач бигрәктә, бала янында сулыш алырга да куркып торасың. «Бала туганнан соң кырык көн» дигәннәрен ишеткәнем бар. «40 көн буена баланы үзен генә калдырырга ярамый. Җен алыштырмасын. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, мендәре астына кайчы, пычак куярга кирәк», – дип аңлатты олылар.
Кайчы җен-пәринең юлын кисә, дигән ышанудан килә. Бренче көннәрдән өйгә иң якыннар гына килә, бала туу белән котларга килгән туган-тумачалар кырык көннән соң гына килсәләр яхшы була. Күз тимәсен өчен, мичтәге корымга бармакны буяп, баланың маңгаена кара төртеп куялар иде. Кырык көн булгач кына баланың беренче чәчен алалар дип ишеткәнем бар. Моны гадәттә әти кеше башкара. Баланың чәчен ташларга ярамый, аны җыеп яндыралар яки саклыйлар.
Галина Шәрифуллина, Мамадыш шәһәре.
* * *
– Мин әби белән үстем. Аннан ишеткәннәремне, күркәннәремне язам. Беренче мәртәбә баланы өйгә алып кайтканда, өйдәге өлкән кеше балага саулык-тазалык теләп, иман әйтеп, баланың мангаена бал белән май сөртә. Бала киң ризыклы, бай дәүләтле булсын дигәнне аңлата. Бала сискәнеп уянмасын өчен бишегенә корыч әйбер кыстыралар иде. Кырык көнгә кадәр баланы кешегә күрсәтмәскә тырышалар. Бу әни кешенең сәламәтләнеп бетүе белән бергә, яңа туган баланың ныгып, начар энергетикага (күз тиюгә) каршы торучанлыгы өчен кирәк дип аңлый идек. Баланың башлыгына артыш яки миләш агачы кисәге тегелә иде. Кемдер яратып караганнан соң бала еласа, ул кешенең чәч бөртеген яндырып, балага иснәтәләр иде. Баланы алып кайткан көнне мунчада аны әби-бабайлар юа. Мунчада, коендырганда: суы сарыксын, минем кызым югары калыксын, бай булсын, сау булсын, озын гомерле, талигале-тәүфыйклы, дәүләтле булсын. Элек, бала ашатучы ана тук булсын өчен, көн дә бер кеше бәби ашы китергән. Әле шул элеккеге гадәт буенча миңа да өч литрлы бедон белән пилмән алып килгәннәре истә. Без Совет чоры балалары булганга, чиркәүгә барулар, чумылулар соңрак башкарылды. Ә хәзер исә, башкача. Дүрт оныгым кырык көн тулуга чиркәүдз чумылдылар. Замана үзгәрү белән бергә, бәби ашы дигән күренешне бәби чәе алыштырды.
Галина Михайлова, Мамадыш районының, Владимир авылы
Фото Галина Шәрифуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев