1 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Башкортстан керәшеннәренең мәдәни декадасы Казанда зур концерт белән тәмамланды
Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең “Җакын дуслар җыелышкач” проекты бу юлы Башкортстан ягындагы карендәшләребезгә багышланды.
-
2026 елдан армиягә ел әйләнәсендә чакыра башлыйлар
Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта хәрби хезмәткә чакыруны Президент указы нигезендә бөтен календарь ел дәвамында — 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр уздырырга мөмкинлек бирә торган закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Ретро-фото. Владимирдан бер гаилә
1932 елны ясалган бу фото белән Мамадыш авылының Владимир авылыннан Галина Михайлова таныштырды.
-
Фәннәр кандидаты Зоя Кириллова: «Кечкенәдән канга сеңгән керәшенлек барыбер үзенекен итә»
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы кызы Зоя Кириллова 30 елдан артык Казан федераль университеты студентларына белем бирә. Доцент, филология фәннәре кандидаты, татар һәм рус теле белән беррәттән, инглиз, венгр, төрек телләрен дә яхшы белүче карендәшебез замана белән бергә атлый. Зоя Николаевна белән фән дөньясы, хәзерге студентлар турында сөйләштек.
-
Дүрт-мунчадан чигү остасы Лилиана Емельянова үз куллары белән сәнгать әсәрләре ясый
Чигү эше белән әле дә яратып шөгыльләнүчеләр бар. Милли орнаментларны һәм традицион чигү техникасын кулланып, «оста куллар» көнкүрешнең яңа формаларына туры килгән сәнгать әсәрләре ясыйлар. Шундыйларның берсе – Зәй районының Дүрт-мунча авыл җирлегеннән Лилиана Емельянова.
-
«Все для наших ребят!»: Валентин Атласов встретился с волонтерами села Сарсаз Багряж
В Доме культуры села Сарсаз Багряж состоялся важный день, посвящённый помощи участникам специальной военной операции.
-
Ноябрь сынамышлары: иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр
Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.
-
Гөл утыртканда, савыт төбенә чикләвек кабыгы салыгыз
Чикләвек кабыгы гөл савытындагы балчыкны артык кибүдән дә саклый.
-
Димитрий субботасы - үлеләрне искә алу көне
Бу - Изге, олы азапланучы Димитрий Солунскийны искә ала торган көн (8 ноябрь) алдындагы суббота. Быел ул 1 ноябрьгә туры килде.