Фәннәр кандидаты Зоя Кириллова: «Кечкенәдән канга сеңгән керәшенлек барыбер үзенекен итә»
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы кызы Зоя Кириллова 30 елдан артык Казан федераль университеты студентларына белем бирә. Доцент, филология фәннәре кандидаты, татар һәм рус теле белән беррәттән, инглиз, венгр, төрек телләрен дә яхшы белүче карендәшебез замана белән бергә атлый. Зоя Николаевна белән фән дөньясы, хәзерге студентлар турында сөйләштек.
— Сөйләшүне мәктәп елларыннан башлыйк әле.
— Балачагым туган авылымда әти-әнием, әтиемнең тутасы һәм ике дәдәмнән торган гаиләдә сизелмичә дә үтте. Биш яшемдә мәктәпкә баруымны хәтерлим. Укытучы «әле сиңа иртәрәк», дип озатса да, барыбер, икенче елны укырга кергәнмен. Мәктәп еллары пионер һәм комсомол оешмаларында, мәктәп бакчасында һәм колхоз басуында эшләп узды. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, 14 яшемдә Казандагы 10нчы интернат-мәктәпкә (хәзерге 2нче гимназиягә) киттем. Әни кочагыннан аерылып килгән кызга, 20 кешелек бүлмәдәге беренче класстан ук ятимлек ачысын татыган яшьтәшләре белән уртак тел табарга, комсорг булырга да туры килде.
— Фәнгә ничек килдегез?
— 1990 елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. Университетны кызыл дипломга тәмамлап, филолог, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы белгечлеге алдым. Урамда очраклы гына күрешкән күренекле галимә Флера Сафиуллинаның татар теле буенча аспирантурага керү тәкъдимен кабул иттем.
Тарих төркемендә дә укыгач, 1920-1930 елларда татар теленең дәүләт теле буларак кулланылышын өйрәнү белән бәйле тема бирелде. Көннәр буе диярлек архивларда элекке документларны тикшереп утырдым. Эш авыр барды, чөнки гасыр башындагы гарәп язулы кәгазьләр белән эш итәргә, аларның кулъязма вариантларын азапланып укырга туры килде. Кайвакытта көннәр буе укып кына аңлый алган документта бернинди дә файдалы мәгълүмат булмаганын күреп, елыйсылар килә иде.
— Иң кызыклы, көтелмәгән ачышларыгыз?
— Авырлык белән язылган кандидатлык диссертациясе уңышлы гына якланды. Үз чоры өчен ул яңалык булды, чөнки күп архив документлары кулланылышка кертелде, элек билгеле булмаган яклар ачылды. 1920-1930 елларны хәзерге чор белән чагыштыру юнәлешендәге мәкаләләр күп язылды. Тик, бүгенге көндә татар теленең кулланылышы буенча артык шомартып язасым килмәде, шуңа бу тема докторлыкка кадәр үсә алмады.

— Керәшеннәрнең сөйләм үзенчәлеге, тарихы һәм мәдәниятенә багышланган китабыгызга да тукталыйк әле...
— Университеттагы икенче фәнни юнәлешем тарихи синтаксиска багышланган иде, ягъни тагын тарих белән бәйле. Төркиядәге бер галим керәшеннәр турында китап язарга теләвен әйтеп, бергәләп эшләргә чакырды. Диалектолог булмавымны, бу тема белән шөгыльләнмәвемне әйттем. Шулай да, кечкенәдән канга сеңгән керәшенлек барыбер үзенекен итте. Аерым мәкаләләр рәвешендә башланып киткән эш, 2018 елны Истанбулда керәшеннәрнең сөйләм үзенчәлеге, тарихы һәм мәдәниятенә багышланган зур күләмле китап буларак басылып чыкты. Кызганыч, ул китап әле татар яки рус телендә дөнья күрмәде.
— Хәзер фәндәге проблемалар?
— Беренчедән, тегеннән-моннан алып, элек башкалар тарафыннан язылганнарны үзләштереп, җиңел генә эшләнгән, эче буш булган хезмәтләр күбәйде. Ясалма интеллект та моңа мөмкинлекләр тудыра. Фән белән шөгыльләнү — катлаулы эш, чөнки җентекләп, һәр яктан дәлилләп язуны таләп итә. Азаплануларсыз, җиңел генә уңышка ирешергә теләүчеләр арта. Икенче яктан, фәнгә дә акча эшләү чыганагы, билгеле бер максатка ирешү юлы дип кенә караган идарәчеләр кешенең акыл хезмәтеннән оятсызларча файдалана башлады.

— Фәнне финанслау, грантлар бармы?
— Бар, бигрәк тә яшьләр өчен күп. Шулай да, беренче чиратта, табигать фәннәренә, төгәл фәннәргә игътибар ителә, гуманитар юнәлешләр зур файда китерми дип санала.
— Укыту тәҗрибәгез?
— Аспирантурага кереп берничә ай узуга, университетта укыта башладым. Кайбер студентларым миннән олырак иде. Читтән торып уку бүлегендә әти-әнием яшендәге студентларга дәрес аңлатырга туры килде. Фәнни җитәкчем чит аудиториядә татар телен укыту кафедрасы мөдире булгач, без дә, беренче чиратта, русларны һәм чит ил кешеләрен татар теленә өйрәттек. Ул елларда татар теле университетның барлык факультетларында да диярлек укытыла иде, шуңа без төрле белгечлеккә укучы студентлар белән эшләдек.
Бер уку елын да тәмамларга өлгермәдем, Венгриянең Сегед шәһәре университетында татар теле укытырга тәкъдим иттеләр. Анда бер ел эшләү, аннары Германиянең Берлин шәһәрендәге университетта җәйге курсларда укыту — аерым бер тәҗрибә.
Чит илләрдән кайткач, Казан дәүләт университетында эшләдем (2011 елдан ул Казан федераль университеты дип үзгәртелде), бары фәнни конференцияләрдә катнашу өчен генә Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм Төркиядә күп тапкырлар булырга туры килде. Укыту стажым 30 елга якын. Бу еллар эчендә укытылган дәресләр арасында гомуми тел белеме белән бәйлеләре дә, татар теленең төрле тармакларынфәнни өйрәтү дә, рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дә бар. Шулай да, иң күп дәресләр татар телен чит тел буларак укытуга багышланды
— Иң нәтиҗәле укыту методлары?
— Укыту алымнары бер-берсеннән аерыла. Лекцияләрне бертөрле уздырсаң, гамәли дәресләр — бөтенләй икенче. Телне чит тел буларак укытканда, хәзер беренче чиратта аралашырга өйрәтүгә, шәхескә юнәлдерелгән һәм интенсив методларга өстенлек бирелә. Дөрес, укытырга кергән аудиториядә компьютер эшләмәсә, телефон тотмаса яки башка техник проблемалар туса, яңа методларны онытып торасың. Вуз укытучысы һәр дәресен төрле аудиториядә уздыра, кайвакыт 10 минут эчендә башка бинага да барып җитәргә туры килә. Яисә бер төркемдә телне белү дәрәҗәсе төрле булганда, һәрберсенә аерым бирем әзерләп керү дә — гадәти эш.
— Укытучы хезмәтенең катлаулы яклары?
— Мәктәп укытучылары кебек үк, соңгы елларда вуз укытучыларына да бөтен өстәмә эшне өеп куйдылар. Көннәр буе дәрес укытабыз, дәреслек һәм укыту әсбаплары язабыз, фән белән шөгыльләнәбез. Шуңа тагын бик күп сандагы һәм зур күләмле, эштә бөтенләй кулланылмый торган кәгазьләр, хисаплар, программалар тутыру; конференцияләр, саммитлар, форумнар уздыру; студентлар белән төрле чаралар үткәрү; квалификацияне күтәрү курслары оештыру да өстәлде.
— Студентлар нәрсәләр белергә тиеш?
— Соңгы елларда күп студентларның таркаулыгы, кайберләренең үз язуларын укый алмавы, телефонга язып барган булсалар, аны таба алмыйча утырулары, аңлаткан әйберне онытулары борчуга сала. Бу — замана чире.
— Гаиләгез турында да сөйләсәгез иде...
—Ирем Коля Иванай авылыннан, алар күршесендә әтиемнең тутасы яши, ә мин аларга кунакка баргалый идем. Башлангыч мәктәптән соң, без классташлар да булдык, чөнки аларның авылында урта мәктәп юк иде. Казанда да параллель классларда укыдык. Ул Казан педагогия университетын тәмамлады һәм физик белгечлеген алды. Армиядән кайткач, мәктәптә ел ярым физкультура укытты. Аннары озак еллар инкассатор булып эшләде.
Махсус хәрби операция башлангач, 2022 елның 24 сентябрендә ирем мобилизацияләнде. Десант гаскәрләрендә сроклы хезмәт үткән, Казанның артиллерия училищесы базасында хәрби сбор үтеп, кече лейтенант званиесе алган ирем моны көтә иде инде. Олы улыбыз Саша да шул елның җәендә армия хезмәтенә алынды. Бер яктан, ирем өчен, икенче яктан, улыбыз өчен ут йотып яши башладым. Кече улыбыз Миша 15 яшендә кинәт үсеп китте, миңа төрле яклап ярдәм итте, төп терәгемә әйләнде.
Саша армиядән кайткач, КНИТУга көндезге бүлеккә керде. Бер елдан соң эшкә урнашып, читтән торып уку бүлегенә күчте. Хәзерге вакытта бер оешмада система администраторы булып эшли. Кече улыбыз төзүче һөнәрен сайлады, хәзер колледжның 2нче курсында белем ала.
Ирем — Красноармейск (Покровское) шәһәре янындагы штурм полкында взвод командиры. Берничә тапкыр яраланды, тәне тулы кыйпылчык. Орден һәм медаль белән бүләкләнде, өлкән лейтенант званиесен алды. Кыска вакытлы ялга кайтканда, шатлыктан ни эшләргә белмәдек, озатуы гына кыен булды. Гомумән, тормышыбыз 2022 елдан соң нык үзгәрде. Тирә-юньдәге кешеләргә дә, тормышка да башкача карый башладык... Тиз арада дөньялар тынычлансын, ир-егетләребез исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсын иде дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев