Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Түземнек

Бер укымыш кеше изгелек алырга тырышып, иртә дә, кич тә иман укып келәү итүен калдырмаган

Ул кеше көндәге эшне эшләп, арыуны уйлап, арыуны сөйләп сагайып торган. Бәйрәм көнне аның җанына кешеләр җыелган. Ул кулына кнәгә алып, аны укып, аларга үгет алдырган.

Җакшы кешеләр ул укымышны бик сөйгәннәр, усаллары аны күрә алмаганнар. Шуңар күрә ул аларны ташлап, теләктә торыучылар белән торыйм дип, монастырьга барган. Анда аны бишәү җаратканнар, берәү сөймәгән. Мыны ошатмыйчын ул чыгып китеп, икенче монастырьга барган. Анда аны сигезе сөйгәннәр, бишесе җаратмаганнар. Ул түзмейче аннан да чыккан. Өченче җиргә барганда мыңар уй төшеп уйлый башлаган. Күп уйлагач, үзенә үзе әйткән: мин былай үз уем белән генә җөреп, урыннан урынга күчсәм, миңа җир дә җитмәс; кайда барсам да шушы булыр, кайсы сөяр, кайсы сөймәс – акыры түзгәнем, чыдаганым җакшы булыр миңа, дигән. Түзгәне җакшы булырына ышанып, ул кесәсеннән кнәгәсен алган да, болай җазган: Алла Улы Иисус Христос мине коткарыр өчен бар турга түзгән, Аның какына мин дә түзәрмен дип. Шулай язгач, күккә карап, келәү итеп, Ходайдан кыуат сораган: миңа түзәргә булыш дип. Шуннан соң барган җирендә нык торган. Җаратмаган кешеләр аны читләп, аңар кыеннык китергән чагында, ул кнәгәсен алып, җазган сүзен укыган. Алла Улы Иисус Христос какына түзәрмен дигәнен укып алгач, аның җаны тынычланган. Шулай түзеп, китмейче тороп ул Аллага җараган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев