Олы уразага әзерлек атналары
Олы ураза быел 18 мартта башланып 4 майга кадәр дәвам итәчәк. Олы ураза алдыннан – дүрт әзерлек атнасы һәм өч седмица бара, шуларның икесе тоташ седмицалар.
Олы ураза алдыннан – дүрт әзерлек атнасы һәм өч седмица бара, шуларның икесе тоташ седмицалар. Чиркәү телендә “атна”(“неделя”) сүзе – атнакөнне (воскресный день), ә “седмица” 7 көнлек атна дигәнне аңлата. Олы ураза алдыннан ни өчен атналарга исемнәр бирелгән һәм аларның әһәмияте нәрсәдә?
Олы ураза христианнар өчен иң кырыс һәм иң озын ураза булып тора. Аның максаты – тәүбә итү һәм христианнарның төп бәйрәме Пасхага – Христосның Терелүе белән очрашуга әзерләү. Ураза ашаудан тыелуны, күңел ачудан баш тартуны, җанны җазыклардан чистартуны күздә тота.
25 февраль-3 март – Мытарь белән фарисей атнасы
Ышанучылар, мытарь һәм фарисей атнасы белән, Олы ураза алдыннан булган махсус әзерлек чорына керәләр.
Бу атнада Евангелиядән шушы ике кеше турындагы мәсәлне укыйлар. Шушы ике кеше үрнәгендә халыкка үгет бирелә.
Кемнәр соң ул мытарь белән фарисей? Фарисейләр – укымышлы, һәрвакыт чиркәүгә йөрүче, садака бирүче, калдырмыйча уразаларны тотучы, мактанып, үзләрен башка кешедән өстен куючыларны атаганнар. Мытарь – халыкны елатып, рәнҗетеп салымнар җыючы кеше булган.
Ләкин Ходай: “Җазыклы мытарь Алла изгелеген алды, ә фарисей буш калды”, – дигән. Шул хәтле ару торучы фарисейны Ходай нигә кабул итмәгән, ә җазыклы мытарьны кичергән?
Бу мәсәл бөтен уразага мәгънә бирә. Фарисейныкы кебек барлык матур эшләрен санап чыгу гына түгел, мытарьныкы кебек күз яше белән келәү итү һәм килешү (смирение) генә Ходайның мәрхәмәтен, бәхиллеген алырга ярдәм итәр. Кеше үзенең ялгышларын танырга өйрәнергә тиеш. Ышанучылар Олы уразага олысымаклыкны (гордыня) басып, кичерү сорап килергә тиеш. Кайбер кеше тыштан яхшы булып күренеп, эчке дөньясы турында кайгыртмый. Һәм, киресенчә, бар кылган эше өчен чын күңелдән инәлеп, кичерү сораучылар – Ходайга җараулы булыр.
26 февраль-2 март – тоташ седмица
Бу атнада уразаның барлык төрләре дә – среда һәм пятница көнне дә – гамәлдән чыгарыла. Православие динендәгеләргә теләсә нинди ризыкны кулланырга рөхсәт ителә. Бу атна христианга алга таба булачак рухи батырлыгы алдыннан бераз җиңеллек алырга мөмкинлек бирә.
3 март – Азгын ул атнасы
Литургиядә туган йортын ташлап киткән һәм тәүбәгә килеп кире кайткан Азгын ул турында Лука Евангелиесеннән өзек укыла.
Бу мәсәл христианнарга үзләренең көчсезлеге һәм Алланың олы мәрхәмәте турында искә төшерә, Алланың ялгышкан кешегә карата мөнәсәбәтен тасвирлый.
Бу атнакөн иртәсендә кешегә үзенең җазык әсире булуын һәм бу коллыктан азат ителү аның белән көрәш аша гына ятканлыгын искә төшереп, беренче тапкыр 136нчы псалом җырлана.
9 март – Үлеләрне искә алу көне
Бу көнне Чиркәү мәңгелеккә киткән христианнар, аеруча, көч куллану нәтиҗәсендә үлгән һәм гадәти отпевание алмаган кешеләр турында келәү итә.
Искә алу келәве елына берничә тапкыр гына үткәрелә. Үлгәннәр өчен иманнар укыла, ләкин алар – кайгылы түгел, ә шатлыклы, гомуми терелүгә өметләр белән тулы.
10 март – Калдык сорау атнасы, итсез (мясопустная)
Олы уразага әзерлек чорының өченче атнакөне, православие календаре буенча, Калдык сорау атнасы (Судный день), яки ит ашаудан туктау атнасы дип атала. Беренче исеме – литургия вакытында Евангелие укулары темасы – тереләр һәм үлеләрнең киләчәктә көтелә торган Ходай каршындагы калдык соралулары турында; икенчесе – чиркәү уставының бу атнакөннән соң ит кулланмаска дигән боерыгы. “Мясопуст” – славян сүзе, Пасхага 56 көн кала булган атнакөн.
11-16 март – Май атнасы (Май чабу, Масленица), сыр атнасы
Православие Чиркәве календаре Олы ураза алдыннан соңгы тоташ седмицины (атнаны) Май атнасы (ә халык – Май чабу) дип атый. Бу атнаның мәгънәсе – көндәлек тормыштан Олы уразаның “рухи батырлыклары”на әкренләп күчүдә.
17 март – Май атнасы беткән атнакөн, Кичерешү көне (Пручти)
Кичерешү атнакөне – ураза алдыннан соңгы атнакөн. Бу йола борынгы заманнардан килгән, ул вакытта ышанучылар Олы ураза вакытында, Пасхага кайтырлармы-юкмы икәнлекләрен белмичә, шәһәрләрдән һәм монастырьлардан чүлгә киткәннәр.
Бу авыр һәм куркыныч юлга чыгар алдыннан, алар бер-берсе белән хушлашканнар һәм татулашырга тырышканнар. Аларның һәрберсе, бу юлның соңгы юл булырга мөмкинлеген яхшы аңлаган. Шуңа күрә алар өчен бер-берсен кичерү бик мөһим булган.
Литургиядә Матфей Евангелиесеннән өзек укыла, анда якыннарыбызның рәнҗетүләрен кичерү турында әйтелә, шунсыз без Күктәге Атадан җазыкларыбызның кичерелүен алмыйбыз: “Әгәр сез кешеләрнең җазыкларын кичерәсез икән, Күктәге Атагыз да сезне кичерәчәк; әгәр дә сез аларның җазыкларын кичермәсәгез, Атагыз да Сезнең җазыкларны кичермәячәк”.
Фото: Фирая Моратова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев