Азгын ул атнасында әйтелә торган үгет (проповедь)
Азгын ул атнасы быел 3 мартка туры килә.
Олы уразага әзерләнү атналары башланды. Беренче – мытарь белән фарисей атнасы (25 февраль - 3 март). Икенчесе – 3 март – Азгын ул атнасы.
Кем соң ул азгын ул?
Әлеге үгетне Павел әтей Чурашов әзерләде.
Ходай шушы мясялне ӓйткян:
Бер кешенен ике улы булган. Аларныҥ кечесе атасына ӓйткян: “Ӓтей, малнын миҥа теясе ӧлӧшӧн айырыб бирче”. Атасы малын аларга ӧляшеб биргян. Бер ауык кӧн ӱткяч, кече улы бар ӧлӧшӧн жыйыб алыб, жырак жиргя киткян: анда азгын тороб, малын таратыб бетергян. Ул бар малын бетергяч, шул жакта бик каты ачлык булган, ул бик жӧдяӱгя калган, бер сынык икмяк тя таба алмаган. Аннары ул бер кешегя дуҥгызлар кӧтяргя жалланган, дуҥгызлар ашамныгы белян корсагын тутырса да жаратасы булган, тик аҥар аны да бирмягянняр. Шундый читен халгя калгач, ул уйга тӧшӧб, ӱзеня-ӱзе ӓйткян: “мин атам жортонда торганда ничек тук тордым, бер нястя ӧчӧн кайгырмадым, бер нястягя жӧдямядем, анын жалчыларына чаклы икмяккя тук, ӓммя мин монда ачлыкка ӱлям. Кая, торойом да атама кайтыб, аҥар ӓйтейем: ӓтей! мин кюккя дя, сиҥа да жазыклы булдым, инде улыҥ диб ӓйтелергя дя тормоймын, мине жалчыларыҥ исябеня геня алсана”. Шулай диб уйлаган да атасына кайтыб киткян. Атасы аны жырактан кюреб, бик кызганган да жӧгӧреб чыгыб, муйынына асылыныб, аны ӱбеб торган. Улы атасы алдында зур айыблы булганын, ӓммa хязер тяӱбягя килгянен кюрсятер ӧчӧн, жылый-жылый атасына ӓйткян: “Ӓй ӓтей! Мин кюккя дя, сина да жазыклы булдым, инде улын диб ӓйтелергя тормыймын”. Атасы, улынын чын кюнелдян тяӱбягя килеӱен кюреб, аҥар барын да кичергян, кичергяннегенен билгесеня анын ӧстӧня ин ӓйбят кейем кейгездергян, кулына жӧзӧк, аякларына башмаклар бирдергян. “Симерткян бозауны суйыгыз – ашыйык, сӧйӧнӧшӧйӧк, бу улым yлгян эйе – терелде, жугалган ыйы – табылды шул”, дигян.
Эй, туганнар! Бу мясялдя азгын ул диб, жазыклы кеше ӓйтеля, атасы диб – изгелекле Алланы ӓйтеӱ була. Азгын ул атасыннан айырылыб киткян кюк, жазыклы кеше дя Алладан айырыла. Азгын улга атасы жортонда, анын кулында тороу ауыр тейгян кюк, жазыкларга бяйлянгян кешегя дя Алла кул астында тороуы, Анын бойорокларынча жӧрӧӱе ауыр тейеб, Аннан жырак кача, читкюк китеб тора башлый. Изгелекле Алла Ӱзенеҥ сӧйӧклӧ Улы Iисусъ Христосъ арткылы жир ӧстӧня жорт торгозган, шул жортно арыу Жыйын диб атаган, аннары Ӱзеня ышаныучылар имен, тыныч торсоннар, Мин ӧйряткянчя, Мин кушканча тороб, гумерлярен уздырсыннар диб, ышаныучыларны шул жортка кертеб урыннаштырган. Шул ышаныучылар Алла законын кылыб, арыу Жыйын ӧйряткянчя торганныктан, Алла Ата кул астында бер нястягя абтрамый, жӧдямей, гумерлярен уздыралар. Ӓммя жазыклы кешеляр, “арыу Жыйын ӧйряткянчя, Евангелiе кушканча тороу бик ауыр, аны кылыб житкезер хӓл жук”, – диб, ӱз кюҥелляре телягянчя тороб, усал няпесляреня ирек биреб, Алла жорто-арыу Жыйыннан да, Евангелiе ӧйряткянчя тороудан да бизяляр. “Кюҥелем телягянчя торсам, жиҥел булыр”, – диб, Алла Атадан айырылалар.
Азгын ул атасы жортыннан чыгыб, читкя киткян кюк, жазыклы кеше дя Алла Ата чакырыуына, Анын тяӱбягя килергя ӧндяӱеня карамыйчы, кӧннян-кӧн усаллыкка, азгынныкка салыныб, отородан-оторы, Алладан жырак кача. Азгын улга атасы жортонда, атасы кушканча, ул бойорганча тороб аны саннаб, анын ӱгетлярен тыҥнаб торорга ауыр тейгян, шунныктан аныҥ атасы кулыннан ычкынасы, аннан айырылыб, ӱзе дейгянчя торасы килгян. Шулай жазыклы кеше дя: Евангелiе кушканча тороу бик читен, ул ӧйряткянчя торор халем дя, кылыб житкезер халем дя жук диб, ӱзен-ӱзе Алладан да, арыу Евангелiедян дя айыра.
Евангелiе ӧйряткянчя тороу, ул кушканны кылыу шулай ук бик читен микян ней? Аны кылыб житкезер хал дя жук микян ней? Кылыб житкезя алмаслыкны Алла безгя бер нястя дя бирмягян дя, кушмаган да. Ул Yзе ӓйткян: “Минем жӧгӧм арыу, Минем кютярямем жиҥел шул”. (Мө.11, 30).
Ӓгяр дя Алла кушканны кылыб изге Евангелiе ӧйряткянчя тороу бик читен булса, беряy дя котола алмас ыйы, алай булса да, шушы гел безнен кюк кешеляр, жазыклы дӧньядя тороб гумер уздырсалар да, ӓммя ничя меҥ кешеляб Христосъ кушкан жулдан барыб, ӱзляреня ӓӱлеялек табканнар. Алай булгач, Ходай безгя кӧчтян тышкарыны кыларга бойормаган, ӓммя кӧчӧбез житярлекне, кылыб житкезерлекне геня бойорган була. Алла кушканны, арыу Евангелiе ӧйряткянне кылыб житкезейем дисяҥ, торган жаныҥ, бар кюҥелен, бар уйыҥ, бар ныклыгыҥ белян Алланы сӧй, Аны сӧйсяҥ, кушканын да кыларсыҥ, ӧйряткянен дя тыҥнарсыҥ. Сӧйӧӱлегеҥ ней хатле булса эшеҥне дя шул хатле эшлярсеҥ. Изгеляр дя Алланы бик сӧйгяннектян, арыу Евангелiене дя сӧйгянняр, аныҥ ӧчӧн жаннарын бирергя дя ӓзер булганнар.
Азгын ул иркенняб торасы килеб, атасы жортон ташлаб чит жиргя киткян. Шулай жазыклы кеше дя иркеннекне эстяб, ӱзе телягянчя геня тороб гумер уздырмакчы була да Алладан айырылыб, арыу Жыйынны ташлаб, няпесе телягянчя тора башлый, анысына да катыша, мынысына да кысыла, эчкелеккя дя, азгынныка да салына, кылмаган жазыклары ич тя калмый. Былай кыланыуы аҥар башта бик арыу, тормошо – рахяття, кюҥеле кыуанычта ӱткян кюк тоя. Азгын ул чит жиргя китеб, кюб ме, аз-мы торганнан суҥ, бик азгын тороб, малын таратыб бетергян. Бу бик дӧрӧс: ӓгяр дя ӧстӧй-ӧстӧй тормасаҥ, бик зур байлыкны да таратыб бетерергя мӧмкин, шунын кюк, жазыклы кеше дя изгелекне эстямейчя, арыулыкны артырырга тырышмыйчы, Алладан алган бар кюк арыулыгын да, изгелеген дя жугалта, эяме кача, кӧннян-кӧн эшекелеккя салына, калдыгында акылдан да жаза. Ӓр-бер арыулыкны да, жакшылыкны да бер Алла Ӱзе гня биря шул. Алладан айырылыб, Аннан жырак киткян кешегя Ул изгелеген ник ӧстясен, арыулыгын да ник жибярсен, ӧстяy тугел, ней биргян шунысын да кабат алыр.
Азгын ул атасыннан алган малын азгын тороб таратыб бетергяч, ӱзе дя бик жӧдяӱгя калган, ашарга интегеб жӧргян. Шулай мына: жазыклы кешедя азгынныкка, эчкелеккя, бурлыкка, бютян тӧрлӧ дя жазыклы эшляргя бяйлянеб, Алладан алган арыулыкларын, изгелеклярен жуйыб бетеря дя, калдыгында бик жӧдяyгя кала. Гумерен шул хатле сӧйӧнӧчтя, куанычта уздыргач, бер-бер чакта ул, бу эшляреннян, тукланырга тейеш эйе, алай булса да, туклана алмый, кӱҥеле бер чакта да тынычланмый, жаны да тукланмый, тукланыу тӱгел дӧм жалангач калыб, ачыгыб бетя.
Азгын ул торган жакта бик каты ачлык булган. Ул анда бер кешедя тора башлаган. Ул кеше аны басыуга дуҥгызлар кӧтяргя жибяргян. Дуҥгыз кӧтӧӱе бик курлык эш булса да, калдык чиккя житкяч, ул бер сынык икмяк ӧчӧн аҥар да риза булган, алай булса да эясе аҥар икмяк тӱгел, дуҥгызлар ашамныгын да бирмягян. Жазыклы кешенен дя тормошона гел шуҥар туры киля. Ул yз иреклей шайтан кулына тӧшя, шайтан аны ӱзеня кызмят итергя куша, тӧрлӧдян-тӧрлӧ жазыкларны бяйляндереб, аны тилертеб бетеря: жазыкнын башы шайтан шул, шуҥар кюря, шайтанга кызмят итеӱче жазыкка кызмят итя, ул шайтан коло була. Шул хатле кызмат иткяч, шайтан аҥар ней тюлей икян? Кызмят жалына ней биря икян? Жук, биреy тӱгел, ул анын жанын, тянен бӧтӧнняй жалангач калдыра, тян ашамныгыннан да жаздыра, жанынын да тынычлыгын бетеря. Шулай итеб, шайтан кулында озак тороб, аҥар кызганыч итеӱче кеше ӱзе дя шайтанга ошаулы була, ӱлгяч шайтанга теясе кыйынын да ала.
Алай булса да, азгын ул да шул хатле жаман халгя тӧшкяч, уйга килеб, ӱзеня-ӱзе ӓйткян: “Минем атамнын ней хатле жалчылары икмяккя тук булыб торалар, ӓммя мин ачлыктан ӱлям; кая, торойом да атама кайтыб, аҥар ӓйтейем: ӓтей! мин кюккя дя, сина да жазыклы булдым, инде улыҥ диб ӓйтелергя дя тормоймын, мине жалчыларыҥ исябеня геня алсана”. (Лк.15 ,17-19). Азгын ул yзенен шул хатле жаман халгя нейлектян тӧшкяненен сябябен тойоб, аҥнаб житкергяннян суҥ, yзенеҥ изгелекле атасын исеня тӧшӧргян, ӓтей арыу кеше эйе, ул жалчыларын да рятляб туйдырыб тота торган ыйы, диб, ӱзенен бар айыбын тойоб, дуҥгыз кӧткян жиреннян турук атасына кайтыб киткян. Атасы аны карышысына жӧгӧрӧб чыгыб, бик сӧйӧнӧб карышы алган. “Бу улым ӱлгян эйе – терелде, жугалган ыйы – табылды шул”, – дигян.
Эй, туганнар! Бу азгын улнын тяӱбягя килеб, ӱз атасына кайтыуыннан без дя габрят алыйык. Бу азгын ул хатлюк жазыкланмасак та, без дя жазык кылмый тормойбыз, aр-кайсыбыз жазыкланабыз, жазыкланган сайын Алладан читкя китябез. Aгяр дя Алладан айырылмыйык, отородан-оторо Аннан жырак китмейек дисягез, кылган жазыкларыгызга ӱкенеб, чын кюҥелдян тяӱбягя килеб ӓдямнярне сӧйӧӱче кюктяге Атагызга сез дя кире кайтыгыз. “Мыннан былай мин Синнян айырылмам, Син кушканча тороб, арыу Евангелiе ӧйряткянчя жӧрӧб, гумеремне уздырырга тырышырмын”, – диб, Аҥар сюз бирегез, шулай итсягез, азгын улны атасы сӧйӧнӧб карышы алган кюк, Кюктяге Атагыз сезне дя бик сӧйӧнӧб карышы алыр. Аминь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев