Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Керәшеннәрнең Тәре утырган көне

Пасха атнасының соңгы көнен керәшеннәр Тәре утырган көн дип билгеләп уза. Быел ул 23 апрельгә туры килә.

Бу нәрсә бөтен керәшен авылларында да булмаган. Чиркәү булган җирләрдә батюшка үзенең бала-чагалары яки дьяконы белән, тәре күтәреп, Пасхадан соң бер атна өйдән-өйгә йөргәннәр. Алар Христос терелеп торуын данлап, Пасха җыруларын җырлаганнар, иманнар укыганнар. Батюшканы күчтәнәчләр белән дә сыйлый торган булганнар. Тәре утырган көн булуы турында керәшеннәрнең духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов та искәртә.

Бу - бик электән булган. Урыслар аны крестный ход дип йөрткәннәр, ләкин аларда тәре утыру дигән көне булмаган. Керәшеннәрдә өйдән-өйгә субботага кадәр йөргәннәр. Ә менә атнакөнне (воскресенье) болай йөрмәгәннәр, тәреләр кабат чиркәүгә, үз урыннарына кайткан. Менә шушы көнне элгәре керәшеннәр Тәре утырган көн дип билгеләп үткәннәр, таба исе чыгарганнар. Хәзер инде бу күренеш авылларда күзәтелми, өлкән әбиләр генә Тәре утырган көн, дип искә ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев