Татарларда гаиләне законлы регистрацияләгәнче никах укыталар. Нигә бездә, ЗАГС печате булмыйча, венчание үткәрергә ярамый?
Башта Ходай ризалыгын алу өстенрәк түгелмени? - дигән сорауга отец Павел Чурашов җавап бирә.
- Венчание - ул магик ритуал да, яшәп карарга рөхсәт алу да түгел. Семья кору ул - үз өстеңә бик күп бурычлар, җаваплылык алу дигән сүз. Икең дә шуны аңлап, семья кору карарына киләсез икән, рәхим ит, юллар ачык. Венчание җәшереге - гомерлеккә бергә булырга венец астына керү, дигәнне аңлата. Семья бурычларын үз өстеңә алырга әзер түгелсең икән, (регистрациягә риза булмау), нигә дип кәбен койдырырга? Үзеңә-үзең каршы киләсең булып чыга бит. Шулай түгелмени? Батюшканың, паспортта печать булмыйча, яшьләргә кәбен коярга ризалашмавы ул бюрократик (кәгазь) каршылык түгел, ә яшьләр кабул иткән ниятнең ныклыгын тикшерү. Ниятләре ныклы икән, башта регистрация үтәләр, аннары - венчание. Кәбен койдыру җәшереге кеше гомерендә бер тапкыр гына үткәрелә, - ди отец Павел Чурашов.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев