Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Евангелист апостоллар: Матфей, Иоанн, Марк һәм Лука

Алар Коткаручы Христосның җирдәге тормышы һәм Аның өйрәтүләре турында берәр китап язалар. Бу дүрт китап Евангелие дип йөртелә. Аны язган апостолларны евангелистлар диләр.

Апостоллар – Иисус Христосның иң якын өйрәнүчеләре, Ул аларны Үзе исән чакта ук халыклар арасында христиан динен таратырга җибәргән. Ә инде Святый Тын иңгәннән соң, алар христиан динен бөтен илләрдә таратып йөргәннәр. Башта алар 12 булганнар, соңыннан 70кә җиткәннәр.

Апостоллар, гадәттә, телдән үгет итеп йөргәннәр. Әмма Христос өйрәтүләре ныграк истә калсын өчен, аларның кайберләре, Сятый Тын иңеп, китап язганнар. Шуңа күрә алар изге китаплар – Изге язулар булып санала.

 70 апостолның дүртесе – Матфей, Иоанн, Марк һәм Лука. Алар Коткаручы Христосның җирдәге тормышы һәм Аның өйрәтүләре турында берәр китап язалар. Бу дүрт китап Евангелие дип йөртелә, чөнки аларда Коткаручы Үзе Евангелие дип атаган Христос өйрәтүләре бирелә. Аны язган апостолларны евангелистлар диләр.

Евангелие – грек сузе, ул “яхшы хәбәр китерү” дигәнне аңлата. Ягъни, дөньяга Алла әйткән Коткаручы Ходайыбыз Иисус Христосның килүе, Аның Җирдәге тормышы, качта кадакланып үлүе, үлгәннән соң терелеп торуы һәм күккә күтәрелүе, Аның изге өйрәтүләре турындагы яхшы хәбәр дигән сүз. Май аенда чиркәү өч евангелист апостолны искә ала. Алар – Иоанн, Марк, Лука. Ә дүртенче евангелист апостол Матфейны чиркәү 29 ноябрь көнне искә ала.

Фото: zovut.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев