Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Чумылу вакытында кемнәр крестный була ала?

Чумылу - кеше тормышындагы иң зур вакыйга. Чумылып, кеше Ходайга якыная

Чумылу вакытында крестныйлар (урсәни, урсәти) нигә кирәк?

Борынгы заманнардан ук балаларны һәм өлкәннәрне чумылдырганда крестныйлар катнашкан. Өлкәннәрне чумылдырганда, алар чумылучының кабул иткән карары ныклы булуы һәм дөрес диндә торуы өчен җавап бирә, ә сөйләшә алмаган балаларны һәм авыруларны чумылдырганда, крестныйлар алар өчен обет бирәләр һәм христиан дине Символын әйтәләр.
Крестныйларга яңа чумылдырылган кешене христиан диненә өйрәтү, аның дин буенча аңын үстерү бурычы йөкләнә. Алар үзләренең крестникларына тормышта дөрес юл сайларга булышырга тиешләр.

Кемнәр крестный була ала?

Үзләре чумылмаганнар, башка диндәгеләр, Аллага ышанмаучылар, чумылучының ата-аналары, монахлар, яшь балалар (Св. Синодның 1836 елның 23 май указы нигезендә, чиркәү буенча 14 яшькә җиткәннәр генә крестный була алганнар) крестный була алмыйлар. Крестныйның шулай ук христиан өйрәтүләрен белүе, чиркәү тормышында (җазык әйтү, өлеш алу) катнашуы таләп ителә, әмма халык арасында дини мөнәсәбәтләрнең кимүе аркасында исеме белән генә христиан булганнар да крестный була, бу, әлбәттә, крестный булу таләпләренә туры килми. Үзе христиан тормышы белән яшәмәгән, келәүләргә йөрмәгән кеше үзенең крестнигын нәрсәгә өйрәтә ала соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев