Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүген Ару Җыен Алла Анасы Изге Таза Кызның «Иверская» дигән Төсен олылый

25 февраль көнне Алла Анасының «Иверская» дигән Төсе данлана.

9нчы гӱмердя, изге тярелярне кадерсезлягян багытларда бу Алла Анасынын тяресе Никея каласы жанында бер жакшы тол катында сакланган. Бер салдат ачу итеб, сöҥгö белян тярегя китереб кадый. Тяредяге Алла Анасынын битеннян кан ага башлый. Салдат куркыб Тöс алдына тезляня, кичереӱ сорой.

Катын тярене кадерляб, иман укыб диҥгезгя агыза. 999нчы жылда Изге Афонъ тауынын Иверский монастырында жяшяӱче монахлар берничя кöн диҥгездя ауага хятле утлы багана кюряляр. Бу утлы багана су öстендя басыб тора торган Алла Анасынын тяресеннян була. Бер изге Гаврииль Грузин атлы монахка билге була, ул Алла Анасы кушыуы буйынча су öстöннян атлаб барыб тярене кереб ала. Тярене монастырга алыб кайтыб кадерляб кертеб куялар.Иртян торсалар, тяре монастырь кабкасы öстöндя тора. Бу эш берничя табкыр кабатлана.Алла Анасы монахларга белдеря: Мин Тöсöмне сез саклаганны телямим, Мин Ӱзем сезне сакларга телейем дей. Тöснö кабка öстöндя калдыралар. Тяре "Вратарница", "Хранительница" диб атала башлый. "Иверская" диб монастырь исеме белян атала.
Бу Алла Анасынын Тöсöннян бик кюб кодрятляр була. Шул багыттан бирле, Изге Афонъ тауына катын-кыз аягы басарга жарамый. Алла Анасы монахларны Ӱзе саклый.

 

Бәйрәм көнгә чиркәү-керәшен телендә язылган иманнар:
Тропарь: 1нче көй

"Эй Алланы Тыудырган Башкарыучы Кыз!
Синеҥ изге тöсöҥнян тöзятеӱлекляр, тазалыклар, ышаныб, сöйöб килеӱчеляргя мулы белян бирелеб тора, шулай минем халсезлегемне дя килеб кюр, эй арыу Кыз, жанымны жарлыка, Ӱз дяӱлятеҥ белян тянемне дя Ӱзеҥ тöзят, эй иҥ Таза кыз". 

Зурлау:"Эй изге Кыз, Сине зурлыйбыз, эй Алла сайлаган изге, Сине кадерлейбез, Сиҥа ышаныб килеӱчелярне äр-тöрлö чирляреннян коткарасыҥ". 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев