Бүген Ару Җыен Пафлогониядән Изге ата Стилианны искә ала
Изге Стилиан Кече Азиядя Пафлагониядә Адрианополь каласында 400-500 еллар тирәсендә яшәгән. Ул бөтен малын ярлыларга өләшеп монахлык хезмәтендә торган.
9 декабрь Ару Җыен Пафлогониядән Изге ата Стилианны искә ала.
"Изгеляр тормошы" кенәгәсеннән алынган бу язма, үзгәртелмичә керәшенчә бирелә.
"Изге Стилиань Кече Азиядя Пафлагониядя Адрианополь каласында 400-500 жыллар тирясендя жяшягян. Ул бöтöн малын жарлыларга öляшеб монахлык кызмятендя торган.
Берничя жыл тау куышында Аллага тау итеб жяшягян.
Изге, чиста тороуы белян Алла аҥа бик кюб кодрятлярен биргян. Бигряк тя аҥа аналар балалары öчöн сораб киляляр: балалар чирлягяндя, дöрöс тярбия бирер öчöн киҥяш сораб. Ул барысын да жыуата, ӱгет биря, ауырыу бала öчöн жаныб теляк итя, Ходайдан сорой. Аныҥ утлы телякляре белян балалар сауыга, жакшы жулга баса. Аныҥ даны бар жиргя жяйеля.
Изге Стилиань Изге Евангелие княгясеннян: "1.Шул чакта öйрянеӱчеляре Iисуска килеб äйткянняр: кюк падшалыгында кем олорак? дигянняр. 2.Iисусь бер баланы чакырыб алыб, аны аларныҥ уртасына торгозоб, 3.Äйткян:чыннаб äйтямен сезгя: äгяр сез ӱзегезне ӱзгяртеб, балалар кюк булмасагыз кюктяге падшалыкка керя алмассыз. 4.Шулай, кем ӱзен ӱзе шушы бала кюк кечеляндерся, ул кюк падшалыгында олорак."...(Мф.18:1-4.) дигян арыу сюзлярне жорягеня жазыб куйган.
Ул ӱлгяч тя бик кюб аналар балалары öчöн, балага узар öчöн аҥа теляк китереб, сауыгыулар алганнар.
Изге Стилианны Тöсен жазганда балалар кютяргян итеб жазалар.
"Эй жараулы изге атабыз Стилиань, безнеҥ öчöн Ходайга инял".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев