Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Сораштыру: гаиләләр таркалануның төп сәбәбен ачыкладылар

Гаилә – бу дөньяның иң гүзәл, рәхәт, матур өлеше.

Гаилә кыйммәтләре, балага милли тәрбия бирү һәм традицияләр турында яза торган “Җанга җакын җамагатым” махсус проекты кысаларында, “Туганайлар”ның ВКонтактедагы социаль группасында, подписчикларыбыз арасында, “Гаиләләр таркалуның  төп сәбәбе нәрсә дип уйлыйсыз” дигән ачык сораштыру үткәрдек.

Яшьләр бүгенге көндә гаилә таркалуын бер-берләрен өйрәнеп, аңлап бетермәүдә күрәләр. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре исә гаиләне алып барырдай даими эш, торыр урын булмау, акча җитмәүне аерылышуга китерә дип саныйлар.

Сораштыруда катнашып, барлыгы 54 кеше үз фикерен белдерде. Шуларның 11е (20 процент) “Характерлар туры килмәү” дигән җавапны сайлаган. 1 кеше (2 процент), яшь аермасы зур булудан, дип фикер йөртә. 10 кеше (19 процент) начар гадәтләр барлыгыннан, дип саный. Ә 2 кеше (4 процент) балалар булмауны сәбәп итеп куя. “Сулга йөрүдәндер”, дип 10 кеше (19 процент) уйлый. Шулай ук, 10сы (19 процент) “Бытовуха” акча җитмәүгә сылтый. Кул күтәрү очраклары аркасында килеп чыккан аерылышулар бар дип, 4 кеше (7 процент) җавап биргән. 6 кеше (11 процент) җавап бирергә кыенсынган.

Гаиләләр таркалу турында үз фикерен язып җибәрүче дә булды.

Ирина Муллина,

Казан шәһәре:

– Гадәттә, сайлаган парыңда начар гадәтләр бергә яши башлауның беренче елында күренә башлый. Ә очрашып йөргәндә, боларга әллә игътибар итмисең, әллә күрергә теләмисең. Начар гадәтләрнең төрлесе була, көнкүрештә булган гадиләре: нәрсәнедер урынлы куймау, утны сүндерергә оныту һәм башкалар. Мондыйлары белән генә килешер дә, әкренләп җайга да салыр идең... Бик җитдиләре дә була шул: эчкечелек, наркомания, кул күтәрү. Әлбәттә болары гаилә тормышына кагылмый калмый. Әле мин, беркайчан да, мондый куркыныч гадәтләр белән гаиләнең бәхетле булганын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Андыйларның тормышы, күп очракта, бәхетсезлек, аерылышу, яки күңелсез хәлләр белән тәмамлана. Шуңа күрә, гаилә корганчы ук, игътибарлырак булырга, якыннан танышырга, ныклап уйларга, ашыкмаска, сөйләшергә кирәк. Беркайчан да кешене үзгәртермен, начар гадәтләре бетәр дип, ялгышырга ярамый. Бөтен гадәтләре формалашып беткән кешене яңадан тәрбияләү мөмкин түгел.Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев